Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Таба сайлыйбыз

Бүгенге көндә көйдерми торган катламлы табалар сатуда гаять күп. Мондый катлам төрлечә аталырга мөмкин, әмма аларның барысының да нигезендә бер үк төрле матдә - политетраф-торэтилен (ПТФЭ) кулланыла. Ә аларның төрлечә аталуы исә - сатуда кулланылучы хәйлә генә, чөнки сатып алучыны савыт-сабаның үзенчәлекле һәм сыйфатлы булуына ышандырырга кирәк бит! Көйдерми торган...

Ничек итеп капланган?

Табаларны көйдерми торган катлам белән каплауның ике ысулы бар: махсус катнашманы сәнәгать сиптергече белән бөркү яисә тәгәрмәч белән тәгәрәтеп буяу. Соңгы ысул ешрак кулланыла, шулай җитештерелгән табалар күпкә арзанрак була. Әмма бөркегәнгә караганда, катлам күпкә юкарак килеп чыкканлыктан, андый табаларның кулланылу вакыты да әзрәк. Табаны сатып алганда сатучыдан яисә җитештерүчедән катламның нинди ысул белән булдырылуын сорашыгыз.

Нинди чималдан әзерләнгән?

Табаның кулланылу вакыты катламның чыдамлылыгына гына түгел, ә нинди чималдан һәм ничек әзерләнүенә дә бәйле.

Әлүмин табалар җитештерү ысулы буенча коелган һәм калып белән әзерләнгән төрләргә бүленә. Беренче ысул буенча эретелгән әлүминне билгеле бер калыпларга коялар. Ул таба төбен калынрак итәргә дә мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә табаның кулланылу вакыты да 5-7 елга озайтыла. Әзер калып белән җитештерелгәндә, әлүмин табагыннан түгәрәк кисеп алына һәм сәнәгать бастырыгы ярдәмендә билгеле бер рәвеш бирелә. Мондый табаның кулланылу вакыты әлүмин табагының калынлыгына бәйле: әгәр ул 2,5 мм дан юкарак икән, таба 1-2 елдан ук файдалануга яраксыз хәлгә киләчәк. Моннан тыш, табаның төбе юка булганга, көйдерми торган катламга бик тиз зыян килә.

Корыч табаның кулланылу вакыты чикләнмәгән. Иң яхшысы - 18/10 тамгасы булган (хром белән никельнең процентлы нисбәтен күрсәтә) корыч таба алу. Әмма көйдерми торган катламына зыян килсә, аны шулай ук башка кулланып булмаячак. Көюдән сакланмаган корыч табага бар ризык та ябышачак.

Чуен савыт-сабалар белән бер үк вакытта сатуда титан табалар да бар. Ул чуен кебек үк нык, шул ук вакытта күгәрми дә. Әмма көюгә каршы катламлы титан табалар арзан тормаячак.

Чынаяк катлам

ПТФЭ катламга караганда, чынаяк катлам сәламәтлек өчен күпкә зыянсызрак булып санала. Җылытканда, алардан бернинди дә агу бүленми. Чынаяк катламлы табалар ешрак юка әлүминнән әзерләнә, чынаяк белән аның эче һәм тышы гына капланган була.

Чынаяк катламлы табаның төп өстенлеге - ПТФЭ катламга караганда тырналуларга чыдамрак булуында. Мондый табаны кайнар мичләргә курыкмыйча куярга мөмкин, анда ризык тиз һәм тигез җылыначак. Әмма ул җылылыкның кинәт үзгәрүенә сизгер, шул сәбәпле өслектә чатнаган эзләр барлыкка килә. Күпмедер вакыттан соң алар чынаяк катламның кубуына китерергә мөмкин.

Дөрес файдаланыгыз!

Табаларның кайсын гына сайласагыз да, шуны онытмагыз: андый катламнар ризыкны көюдән сакламый, ә көйгән ризыкка табага ябышырга гына мөмкинлек бирми. Савыт-сабаны махсус кибетләрдән сатып алыгыз һәм аңлатма язуындагы куллану кагыйдәләрен үтәгез. Табада ризык пешергәндә, тимер чәнечкеләр, кашыклар, калаклар кулланмагыз, шомарту үзлеге булган чистарткычлар файдаланмагыз, һәм табагызны да җитештерүче вәгъдә иткән кадәр куллана алырсыз.

Фото www.yuterra.life сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев