Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сезнең арада сулагайлар бармы?

Һәрбер көн тарих битләренә ниндидер вакыйга белән кереп кала. Алай гына да түгел, игътибар белән күзәтеп барсаң, һәр көн ниндидер көн булуы белән үзенчәлекле. Мәсәлән, 13 августта Халыкара сулагайлар көне билгеләп үтелде.

Кемдер мондый көн барлыгын белә, кемдер беренче тапкыр ишетә. Тирә-ягыңа игътибар белән карасаң, ун кешенең берсе сулагай икәнен күрәсең. Статистика буенча, Җир йөзендә яшәүче халыкның 10 проценты тирәсе сулагай. Халыкара сулагайлар көнен беренче тапкыр 1992 елның 13 августында билгеләп үткәннәр. Сулагайлар гадәти кешедән ничек тә булса аерылып торамы? Психологлар әйтүенчә, сулагайлар көчле холыклы кешеләр. Аларның күбесе иҗат кешеләре, нинди дә булса сәләткә ия кешеләр. Сулагай булу ул – нормадан читләшү түгел, бары тик индивидуальлекнең чагылышы, дип аңлаталар белгечләр. Сулагай булу билгесе бала тугач та күренә, ди кайберәүләр. Алар баланың күбрәк сул кул белән актив хәрәкәтләнгәненнән чыгып шундый фикер йөртә. Ә белгечләр өч яшькә кадәр сабыйның әле уң, әле сул кулга өстенлек бирүенә аптырарга кирәкми ди. Бу хәл баш миенең ике ярымшары да тигез үсештә дигәнне аңлата һәм шулай булырга тиеш тә. Биш яшькә ярымшарларның берсе өстенлек итә башлый. Менә шунда гына аның сулагай булу-булмавы ачыклана. Ә кайбер ата-аналар сулагай булу начар, андый кешегә тормышта кыен дип, тырышып-тырмашып баланы уң кул белән эшләргә өйрәтә башлый. Бу да дөрес түгел. Баланы мондый мәҗбүриләү аның сул як ярымшарга бәйле барлык сәләтләрен юкка чыгарырга мөмкин. Балага нәселдән сулагай булу бирелгән икән, моны кабул итәргә һәм бала нәрсәгә сәләтле булуын күреп алып талантын үстерергә генә кирәк. Икеләнеп калучы ата-аналар җир йөзендәге даһиларның 95% сулагай булуын онытмасын иде.
 

Даһи сулагайлар

Альберт Эйнштейн, Марк Твен, Леонардо да Винчи, Микеланджело, Бетховен, Сергей Рахманинов, Пол Маккартни, Пабло Пикассо, Мерилин Монро, Амадей Моцарт, Аристотель, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Роберт де Ниро, Юлий Цезарь, Александр Македонский, Наполенон Уинстон Черчилль, Жанна Д’Арк.
Америка Кушма Штатларының өч президенты – Рональд Рейган, Джордж Буш, Билл Клинтон да сулагайлар булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев