13 август 2020 яңалыклары
-
Сезнең арада сулагайлар бармы?
Һәрбер көн тарих битләренә ниндидер вакыйга белән кереп кала. Алай гына да түгел, игътибар белән күзәтеп барсаң, һәр көн ниндидер көн булуы белән үзенчәлекле. Мәсәлән, 13 августта Халыкара сулагайлар көне билгеләп үтелде.
-
Тәмле дә файдалы да десерт
Иммунитетыңны күтәрергә теләсәң һичшиксез витаминнарга бай табигый продуктлардан ясалган менә бу десертны кулланырга киңәш ителә:
-
«Авылыбызның докторы – Гөлназ»
Гөлназ Гыйльфанова фельдшер булса да, колышлылар аның хакында шулай ди. Фельдшер шушы авылда эшләсен өчен алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Үткән ел, авыл халкы 1964-65 елларда башлангыч мәктәп бинасына тоташтырып төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлауны үз өстенә ала. Үз теләкләре белән акча җыеп электр җылыткыч, радиатор куялар, идәннәрен яңарталар. Рөстәм Абзалов ФАП бинасының какшаган нигезен төзекләндерә. Ремонт эшләрен оештыру һәм башкарып чыгуда Илшат Зәйдиев зур тырышлык куя. «Игезәкләр Илфат белән Илшат Зәйдиевләр, авыру булуларына карамастан, авыл сулышы белән яшиләр, бик актив һәм позитив егетләр», – ди Гөлназ Әгъзәмнур кызы Гыйльфанова.
-
Хезмәт тәрбиясе
Яңа поселогы мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, бәрәңге, чөгендер түтәлләре каршы ала. «33 сутыйдан артык җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне моңа кадәр үзебез әзерли идек. Быел ТР Кулланучылар җәмгыяте тәэмин итте. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп ихтыяҗына юнәлтергә дә җитә», – ди мәктәп директоры Булат Мәхмүтов.
-
Агитбригада юлга чыкты
Мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар һәр елны игенчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен басу-кырларга чыгалар.