Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт тәрбиясе

Яңа поселогы мәктәбенең капкасыннан керүгә үк күзне аллы-гөлле чәчәкләр, рәт-рәт тезелеп киткән кәбестә, суган, бәрәңге, чөгендер түтәлләре каршы ала. «33 сутыйдан артык җиребез бар. Ел саен яшелчә утыртабыз. Үсентеләрне моңа кадәр үзебез әзерли идек. Быел ТР Кулланучылар җәмгыяте тәэмин итте. Укучыларга ел дәвамында тукланырга да, саткан акчасына мәктәп ихтыяҗына юнәлтергә дә җитә», – ди мәктәп директоры Булат Мәхмүтов. 

Мәктәп бакчасында ел әйләнәсе тормыш кайный. Мәктәп коллективы, укучылар түтәлләргә орлык чәчү, су сибү, участокны чистарту белән шөгыльләнә. Җәй айларында биредә укучылар хезмәт практикасын үтә. Биология фәне укытучысы Гөлнара Миннегулова бакчада тулысынча тәртип булсын өчен зур тырышлык куя. Мәктәп директорының таләпчәнлеге, укытучыларның фидакарьлеге, укучыларның эш сөючәнлеге ирешелгән уңышларның нәтиҗәсе. 
Ел саен биредә 500 әр килограмм кишер, чөгендер, бәрәңге, 150 шәр килограмм кәбестә, суган, шулай ук кабак һәм сарымсак җыеп алына. Кыяр һәм помидор парникта үстерелә.
2005 елның язында элеккеге мәктәп директоры Таһир Шәйморатов башлангычы белән алмагач бакчасы утыртылган. 
Мәктәп пешекчеләре җыелган уңышны әрәм-шәрәм итми: кыяр, помидор һәм кәбестәне тозлыйлар, төрле салатлар ясыйлар. Калган яшелчәләр мәктәп складында саклана. Җыеп алынган уңышның күп өлеше «Авыл икмәге» кулланучылар җәмгыятенә тапшырыла. Авыл халкы өчен арзан бәядән ярминкәләрдә дә сату итәләр. Бу акчалар төрле чаралар үткәргәндә, мәктәпкә кирәк-ярак алганда тотыла. Әйтик, узган ел 20 мең сумлык яшелчә сатканнар һәм шул акчага канцелярия тауарлары сатып алганнар. 
Быел да уңыш мулдан. Күптән түгел җыелган суган уңышын мәктәп спорт залында киптерү өчен таратканнар. Коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан, быел бакчада, нигездә, мәктәп коллективы эшләгән. Әмма, бу эштә үз өлешен кертергә теләк белдергән балалар да байтак булган. Бүген алар ирекле рәвештә мәктәп бакчасына килә. 
– Суган орлыгы уртача булырга тиеш. «Ук»ларын да вакытында сындырып торырга кирәк Безне шулай өйрәттеләр. Ел саен үсемлекләрне утырту урынын алыштырып торабыз. Бу мул уңыш алу өчен эшен эшләнә. Шуны да әйтәсе килә, эшләп тапкан тәмлерәк икән, – ди 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Гәрәйшин.
Уңыш алуда «Гигант» хуҗылыгы ярдәме дә бик зур. Бакчаны казу, культивацияләү өчен техника белән тәэмин итәләр. «Корыган агач төпләрен дә казып алдылар», – ди Булат Мәхмүтов. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар биология дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, коллектив белән эшләргә өйрәнәләр, тәҗрибәләр үткәрәләр. Биредә хәтта арыш, бодай, борчак түтәлләре дә бар.
– Арыштан кара ипи, бодайдан ак ипи пешерәләр икән, – ди 4нче сыйныф укучысы Илүзә Хәйдәрова. – Мәктәп кишәрлегендә эшнең бер максаты мул уңыш, табыш алу булса, ә иң мөһиме – укучыларыбызга хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән укучыларыбыз мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, – ди мәктәп директоры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев