Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Сез сакчылмы?

Һәр «әйе» җавабына - 1, «юк» җавабына 0 балл куегыз. 1. Полиэтилен пакетларны саклыйсызмы? 2. Шкафыгызда парсыз носкилар бармы? 3. Өстәлегездә сез файдаланмый торган иске ручкалар бармы? 4. Кием модадан чыкканга кайгырасызмы? 5. Ватылган сәгатьне саклыйсызмы? 6. Берничә ел буе кимәгән киемегез, аяк киемегез бармы? 7. Укылган газета-журналларны җыеп барасызмы?...

Һәр «әйе» җавабына - 1, «юк» җавабына 0 балл куегыз.

1. Полиэтилен пакетларны саклыйсызмы?
2. Шкафыгызда парсыз носкилар бармы?
3. Өстәлегездә сез файдаланмый торган иске ручкалар бармы?
4. Кием модадан чыкканга кайгырасызмы?
5. Ватылган сәгатьне саклыйсызмы?
6. Берничә ел буе кимәгән киемегез, аяк киемегез бармы?
7. Укылган газета-журналларны җыеп барасызмы?
8. Өегездә совет заманыннан калган акчалар күпме?
9. Узган елларның стена календарьларын саклыйсызмы?
10. Бер ягы язылган, икенче ягы чиста кәгазьне кирәге чыгар дип алып куясызмы?
11. Өегездә йозагы булмаган ачкычлар бармы?

Нәтиҗәләр.

11 балл. Сез - дөньядагы иң сакчыл кеше! Вакыт-вакыт сезгә, артык вакчылсың, дип тә әйтүчеләр булгалыйдыр. Кайчак үз сакчыллыгыгызның корбаны булырга да туры киләдер.

9-10 балл. Сез - сакчыллык буенча чемпионның урынбасары! Алай да алтын урталыкны таба беләсез. Кирәк чагында акчаны туздырасыз, тик аны акча янчыгыннан чыгарганчы җиде кат үлчәргә күнеккәнсез.

0-8 балл. Сез - туздырырга яратучы, әрәм-шәрәм итүче кеше. Вакчыллык, гомумән, сезгә хас түгел. Сезне хәтта сакчыл кеше дип тә әйтеп булмый. Ай башында акчасын туздырып, аннары бармак суыру нәкъ сезнең хактадыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев