Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Помидор үстерү серләре

Помидор үстерү буенча сезнең белән үз тәҗрибәмне уртаклашырга булдым. Хәзер бит нәкъ вакыты. Үсентеләр инде тәрәзә төпләрендә утыра, тиздән аларны теплицаларга күчерә башлаячакбыз. 

Үсенте өчен туфракны мин көздән әзерлим. Аны кычыткан үскән җирдән алам, черемә өстим. Үсентеләрнең беренче яфраклары күренгәч, аларны күчереп утыртам, шул вакытта тамырның бер өлешен әзрәк кисәм. Черемә белән артык мавыкмаска кирәк, чөнки ул сабакны үстерә, ә помидорлары әз була. 
Эре җимешле помидорларны мин мартның 8ләрендә чәчәм, ә сабагы кыска сортларны 20ләренә калдырам. Малиновая империя, Банановые ноги, Везувий, Пламя, Бабушкина, Фамилия, Любаша дигән сортларны үстерәм.
Су сибүгә дә сак карарга кирәк. Күчереп утыртканнан соң үсентеләргә ике көнгә бер мәртәбә су сипсәң, аннары тагын да сирәгәйтсәң яхшы. Үсентеләрне теплицага чыгарганчыга кадәр аларга кояш нурларының тигез төшүен күзәтеп торырга кирәк. Савытларны төрле якка боргаласаң яхшы. 
Тагын бер мөһим әйбер: помидор һәм кыяр үсентеләрен бер теплицага утыртырга ярамый. Чөнки помидорларга коры һава кирәк, ә кыяр дым ярата. Кыяр үтәли җилне начар кичерә, ә помидорлар өчен теплицаны даими җилләтеп тору мөһим. Мин кайвакыт помидорларны җилләтү өчен вентилятор да кулланам. Помидорларны аеруча чәчәк аткан чорда җилләтеп торырга кирәк. Үсентеләрне кул белән селкетеп чыгарга да була, чөнки серкәләндерү мөһим процесс. 
Помидорлангач, үсентеләрне атнага бер тапкыр сулау да җитә. Дымны саклау өчен туфрак өстенә салам яки башка төрле махсус материал капласаң яхшы.
Барлык сортлардан миңа бигәк тә Любаша дигәне ошый. Помидорлары бик тәмле. Сезгә узган елгы уңыштан фото җибәрәм. Күргәнегезчә, куак берсеннән-берсе шәбрәк помидорлар белән тулган. Ул фотоларга карыйм да сокланам һәм сөенәм. 

Зөлфия Хәлиуллина. Иске Дөреш авылы. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X