Якты юл
  • Рус Тат
  • Помидор нигә карала?

    Белгечләр әйтүенчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бакчаларда помидорларга фитофтороз чире эләккән. Аның төп билгесе - бер төн эчендә каралып чыгуы, шу-ңа күрә алдан чарасын күрү мөмкин түгел диләр. Фитофтораны гадәттә июль азагында һәм август аенда еш яуган яңгырлар, артык дымлылык китереп чыгара икән. Бу вакытта көндезләрен җылы...

    Белгечләр әйтүенчә, республиканың кайбер районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бакчаларда помидорларга фитофтороз чире эләккән. Аның төп билгесе - бер төн эчендә каралып чыгуы, шу-ңа күрә алдан чарасын күрү мөмкин түгел диләр. Фитофтораны гадәттә июль азагында һәм август аенда еш яуган яңгырлар, артык дымлылык китереп чыгара икән. Бу вакытта көндезләрен җылы була, ә төнлә температура шактый салкын, нәтиҗәдә төнге юеш, салкын һава помидорны черетә. Чир эләккән помидорларны белгечләр түгеп, күмеп куярга яки ягарга киңәш итә-ләр, шулай ук помидор үскән туфракның өске катламын да ташларга кирәк диләр, югыйсә аның таралуы, бүтән культураларга зыян салуы бар икән. Фитофторозны дәвалау чарасы юк, аңа каршы бары тик профилактика гына үткәрәләр. Моның өчен помидорлар чәчәк аткач, "Татту" һәм "Танос" дигән препаратлар сиптерергә киңәш ителә. Моннан тыш, халык ысуллары да бар: 10 литр суга 1 литр сөт кушып һәм 20 тамчы йод тамызып, шуны ун көн саен даими сиптереп торырга. Яки инде 100 г сарымсакны ваклап, өстенә су салып, бер тәүлек төнәтергә дә, аннары шуны 10 литр суга кушып, 1 грамм марганцовка салып, помидорларга бөркергә.

    P.S. "ТатНИИСХ", ягъни Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре бәрәңгенең төрле чир-вирусларга, корылыкка һәм артык дымга бирешми торган яңа ике сортын уйлап тапканнар. "Кортни" һәм "Регги" исемнәре алган әлеге сортларны ике ел дәвамында сынаганнар һәм алар табигатьнең кырыс шартларында да мул уңыш бирүләрен, эссе һәм коры һавага, юешкә каршы тора алуларын, вируслы чирләр йоктырмавын, матур формадагы бәрәңге бирүләрен күрсәткәннәр.

    http://tatyash.ru/?issue=12201&file=11.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: