Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәзере башына төште...

    Алма бик иртә кияүгә чыкты. Моңа аның әнисе дә каршы төшмәде. Кызын берьялгызы үстергәнгәме, аның тизрәк бәхетле булуын теләде. Шулай итеп яңа тормыш башланды... 

    Алма балачактан ук матур гаилә кору, тәмле ризыклар пешерү, бәхетле хатын-кыз булу, ә иң мөhиме, ана булу турында хыялланды. Соңгысы аңа бик авырдан бирелде... Сәламәтлеге дә нык түгел иде бит аның. Бөерләре сәламәт түгел, инвалид. Нәселдән килгән авыру. Авырга узган саен бер хәл кабатланды – Алманың балалары берсе артыннан берсе төште. Күпме күз яше түгеп, күпме борчылып үткәргән көннәрен һәм төннәрен Алма үзе генә белә иде...
    Биш ел үткәч, инде ана булуына өмете бөтенләй дә калмагач, аңа бәхет елмайды – Алма кабат авырга узды. Монысында уңышлы булды. Алма үзен яхшы хис итте. Табибларга вакытында күренеп, баласының карында хәрәкәтләнүенә сөенеп, аның тууын зарыгып көтте ул. Туасы нарасыеның инде кем буласы да билгеле – малай. Исеме дә табылды: илнең нуры – Илнур булыр ул дип уйлады Алма. 
    Тик, ни кызганыч, карындагы балага сигез ай дигәндә кинәт Алманың анализлары начарланды. Бөерләре кузгалды, табиблар аңа бала табу куркыныч астында, үзенең сәламәтлегенә дә, баланыкына да зыян килергә мөмкин дип күңеленә шом салдылар. Алма нишләргә дә белмәде. Баланы югалту куркынычы аңа тынгылык бирмәде. Ире белән киңәшләшеп, баланы ярып алдыртырга мәҗбүр булды. «Үзем үлсәм үләрмен, балабыз гына исән-сау тусын», – дип теләде ул...
    Операцияне Казанда ясадылар, ул уңышлы үтте. Алма үзе дә, баласы да исән-сау калды. Чиксез сөенеч! Өйдә яңа туган сабый тавышы яңгырау бөтен кешегә зур шатлык китерде.
    Уллары матур тормышта үсте, өс-башы каралган, тамагы тук иде. Барысы да ул теләгәнчә, аның өчен генә булды.
    Алма апасы белән сөйләшкәндә бервакыт шундый сүз ычкындырды: «Апам, мин нәзер әйткән идем – балам туса, дингә керәм дип». Апасы бу сүзләрне шикләнеп кабул итте. Эченнән генә сеңлесе үз сүзен тота алырмы дип борчылды. Алма мәчетләргә дә йөреп карады, тик, хактан да, дингә кереп китә алмады. 
    Алманың кибеттә эшләгән чагы иде. Эше бара, сатып алучылар күп. Кеше арасында йөрисең, аралашасың. Шул чагында Алма Нәзирә исемле хатын белән танышты. Өлкәнрәк яшьтәге, тормыш тәҗрибәсе булган ханым бик акыллы булып күренде аңа. Алар якынаеп, дуслашып киттеләр. Алма эчендәге бар серләрен еш кына Нәзирә ханым белән уртаклаша иде. Ә ире бу хатынны беренче күрүдә үк ошатмады. «Нигә кирәк ул, аралашма!» – диде. Алма гына иренең сүзләренә колак салмады. Нәзирә белән аңа рәхәт иде.
    Алма әкренләп гел кайдадыр йөри башлады. Ниндидер китаплар, ниндидер язмалар өләшү белән мәшгуль булды. Нишләптер айлык инвалидлык акчасы да юк булып куя иде. Өйдә чисталык, пөхтәлек, иренә карата хатын-кыз игътибары калмады. Алма үзен сәер тота, туган-тумачаларын күрми, ишетми башлады. Нәрсә булса да янәшәсендә Нәзирә апасы. Улын да спорт түгәрәгенә йөртергә, аның белән шөгыльләнергә вакыты булмады. Алманың тормыш иптәше игътибар җитмәүдәнме авырый башлады, өйдә дә, эшендә дә ямь тапмады. Бер көнне ул үз-үзенә кул салуга барып җитте, бакыйлыкка күчте...
    Алма улы Илнур белән генә яшәп калды. Янәшәсендә ире дә булмагач, Нәзирә апасына ияреп йөрүен тагын да ешайтты, Казан, Башкортстан якларында күп йөрде. Туганнары күпме генә күзен ачарга тырышсалар да, ул аларның сүзен кабул итмәде. Җавабы бер иде: «Миңа Нәзирә апа, аның кешеләре белән рәхәт. Без Аллага табынабыз, Аллага әйткән сүземне тотам», – ди иде ул.
    Шулай туганнарыннан, дусларыннан читләшеп ике ел яшәде. Улы Илнурга 18 яшь тулгач, үлеп тә китте. Бүген улы тормышта ялгызы, үз-
    үзен таба алмый яши... Ни эше, ни гаиләсе, бернәрсәсе дә юк...

    Вәсилә ИБРАҺИМОВА. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: