Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Нинди тирес яхшы?

Тирес - иң тулы кыйммәтле ашламаларның берсе. Аның составы хайванның төренә, ашатуга, астына җәйгән әйбергә һәм аның күләменә бәйле. Мөгезле эре терлекнең тизәге тиз арада череп таркала. Ат һәм сарык тиресе парник һәм теплица өчен био-ягулык буларак яхшы. Дуңгыз тиресе үсемлекнең тамырын яндырырга мөмкин.

Яңа тиресне кәбестә, кыяр, ташкабак, кабак ярата. Икенче елны бу культуралар урынында помидор, суган, бәрәңге, чөгендер, кишер, редис, шалкан, ачы торма үстерергә була.

Яшелчәләрнең тәмнәре нинди тирес куллануга да бәйле. Чөгендер белән петрушка сарык тиресендә тәмлерәк була. Мөгезле эре терлек тиресендә ачы торманың ачылыгы бераз булса да кими, суган ат тиресендә баллырак була.

Кош тизәге тиз тәэсир итүче ашлама булып санала, чөнки андагы туклыклы матдәләрне үсемлек тиз үзләштерә. Шуны да әйтергә кирәк, тавык тизәгендә туклыклы матдәләр каз һәм үрдәк тизәгендәгегә караганда күбрәк.

1,5-2 ай эчендә кош тизәгендәге азот кими, шунлыктан аны торфка катнаштырып яки ябык полиэтилен капчыкларда, тартмаларда сакларга кирәк.

Коры тизәктә азот, фосфор һәм калий концентрациясе ике мәртәбә күбрәк була. Кулланыр алдыннан аны яхшылап ваклыйлар, участокка тигез итеп чәчәләр һәм шундук туфрак белән катнаштырып казыйлар.

Илһам Габдуллин,
бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев