Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Нарат күркәләреннән кайнатма

Бу үзенчәлекле кайнатма рецептын миңа коллегам бирде. Нарат күркәләреннән кайнатма куе һәм тәмле булу өстенә, искиткеч файдалы да. Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Безнең гаиләнең иң яраткан татлысы.  Яз көне, май азакларында оныгым Әмир белән нарат урманыннан күркә җыеп кайтабыз. Аларны әле өлгереп җитмәгән килеш, яшел чагында җыярга кирәк.

Өйгә кайткач, күркәләрне яхшылап юам. Аннан соң, кәстрүлгә салып, өстен каплаганчы су өстим һәм утка куям. Су кайнап чыкканнан соң, сүлпән утта ярты сәгать пешерәм. Уттан алып, күркәләрне шул суда 2 сәгать тотканнан соң, суын түгәм. Аннан соң, 1 стакан суга 1 стакан шикәр комы исәбеннән, эретмә әзерлим. Эретмә кайнап чыкканнан соң, аңа нарат күркәләрен салып, кайнатманы әзерләп җиткерәм. Кайнатманың әзерлеген куелыгына карап билгелим: чәй кашыгы белән тарелкага салган эретмә җәелеп китми икән, димәк, кайнатма әзер.

Лира Галиуллина, Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев