Мультиварка озак хезмәт итсен өчен
Мультиварка озак хезмәт итсен өчен, берничә таләпне үтәргә кирәк.
1 Яңа мультиварканың тышын һәм эчен дымлы чүпрәк белән сөртегез, казанын һәм башка алына торган өлешләрен сабынлы суда юыгыз.
2 Мультиварканың кәстрүле керамик яки тефлон өслекле була. Аларның икесе дә температураның кискен үзгәрешләреннән курка. Тулысынча суынмаган килеш салкын су салмаска кирәк.
3 Төбенә азык утырса, кырып юмагыз. Җылы су салып берникадәр тотарга, аннан соң гына губка белән юарга кирәк. Юып бетермәгән очракта, ризык пешергәндә тагын төбенә утырачак.
4 Мультиварка капкачының эчке ягына май утыра. Аны чистарту өчен, кәстрүленә су агызып, 1-2 кисәк лимон салып, «парда пешерү» режимына куярга кирәк. Мультиварка эшләп туктагач та, 30 минут чамасы җылыту режимында торсын. Аннан капкачны сөртеп аласы гына кала.
5 Хәтта бик нык пычранган очракта да порошок кулланырга ярамый. Мультиварканы гель ярдәмендә чистарталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев