Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Микродулкынлы мичтә тиз пешә торган тәмле кекс

Көтелмәгән кунаклар килгәндә әзерләр өчен яки яшь баласы булган әниләр өчен менә дигән рецепт бу! Тәмле кексны пешерү өчен микродулкынлы мич һәм һәр өйдә була торган гади ризыклар кирәк: 3 аш калагы май (үсемлек мае да ярый, эретелгән атланмай булса, тәмлерәк) 1 йомырка 2 аш калагы шикәр 4 аш ашыгы...

Көтелмәгән кунаклар килгәндә әзерләр өчен яки яшь баласы булган әниләр өчен менә дигән рецепт бу! Тәмле кексны пешерү өчен микродулкынлы мич һәм һәр өйдә була торган гади ризыклар кирәк:

3 аш калагы май (үсемлек мае да ярый, эретелгән атланмай булса, тәмлерәк)

1 йомырка

2 аш калагы шикәр

4 аш ашыгы он

1 чәй калагы камыр көпшәкләгеч(разрыхлитель) яки ¼ чәй калагы сода

(Әлеге ризыкларга сөт, каймак һәм ванилин, корица кебек тәмләткечләр өстәргә дә була.)

Теләк буенча камырга какао, җиләкләр, җимешләр, чикләвек һ.б. салырга була.

Камырны кружкага (савыт керамик яки пыяла булса яхшы) салып, микродулкынлы мичкә иң зур күрсәткечкә 6-7 минутка куярга, бу вакытта мич ишеген ачмаска, 6-7 минут үткәч, камыр һаман сыек булса, тагын берничә секундка мичкә куярга.

Боларны истә тотыгыз:

  • Йомырка белән шикәрне яхшылап болгатырга кирәк, әгәр шикәр эремәсә, микроволовкада аның кристаллары көяргә мөмкин
  • Камыр сыек булсын, он артыграк салынса, кекс каты булачак
  • Микродулкынлы мичтә пешергәндә камыр ризыкларының өсте кызармый, шуңа матур булып күренсен дисәгез, әзер кекс өстенә кайнатма, шоколад, шикәр пудрасы сибәргә була
  • Кекс бик нык күтәреләчәген истә тотып, камырны савытның өчтән бере генә туларлык итеп салыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев