Мандарин турында
Мандаринда бик күп С витамины бар. Моннан тыш әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый.
Иң уңай үзенчәлекләренең берсе - мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша. Аның тышы ашкайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.
Галимнәр күптән түгел генә мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә дигән нәтиҗәгә килгән. Мандарин файдалырак булсын өчен, аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар икән.
Мандарин - бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның гомуми тонусын арттыра. Аны бигрәк тә йөкле хатын-кызларга ашарга киңәш ителә. Чөнки йөклелекнең икенче триместрында организмда С витаминына кытлык сизелә башлый. Мандарин аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Әмма норманы саклаган очракта - куркыныч түгел.
Мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә (бер мандарин кабыгы + 1 стакан кайнаган су) токсикозны киметә, косасы килүне, косуны бетерә.
Шуны да онытмаска кирәк: эчәкләрендә йогышлы авырулары булганнарга, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Мандарин ашказанындагы әчелелекне арттыра һәм эчәкләрнең лайлалы тышчасына тискәре йогынты ясый. Моннан тыш мандарин бөерләргә дә зарар салырга мөмкин. Гепатит, нефрит һәм холецистит булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш ителә.
Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр чире китереп чыгарырга мөмкин. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк.
Кабыгы коры ютәлдән коткара
Кыш - мандаринны күпләп ашау чоры. Кило-кило мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә аткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз.
Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда
Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан булыша. Аны кофега кушып эчәргә дә була.
Бронхиттан
2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Моны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.
Коры ютәлдән
2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык булыша.
Салкын тигәндә
Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать эчендә урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.
Аяк табаны гөмбәчегеннән
Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.
Хәлсезлек һәм йокысызлыктан
Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларынан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.
Мандарин бәйрәм кәефен күтәрәчәк кенә
Сатудагы мандаринның 70 проценты Кытай һәм Мароккодан керә. Кибет киштәләрендәге юка кабыклы, яшел яфраклары белән бергә сатыла торган вак мандариннар - Кытайдан. Аның кайдан кайтуына карамастан, мандарин ашаганда чамасын белергә куша табиблар. Ул аз калорияле, витаминнарга аеруча бай җиләк-җимеш булып санала. Кан басымын нормальләштерә, депрессия вакытында, йөткергәндә файдалы, аппетит булмаганда булыша. Шул ук вакытта, аллергиясе булган кешеләргә, ашказанында җәрәхәт, гастрит, бавыр авырулары вакытында мандарин белән сак булырга кирәк. Табиблар балаларга көненә ике-өч, олыларга биш мандариннан артык ашарга киңәш итми. Мандаринны ашар алдыннан яхшылап юарга кирәклеген дә онытмагыз.
Материал «Ватаным Татарстан» газетасыннан, шулай ук Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев