Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

«Кызыл бәрхет» капкейклары

Игредиентлар:  220 грамм он, 10 грамм какао, 3/2 чәй калагы разрыхлитель, 180 грамм шикәр комы, 2 данә йомырка, ванильле шикәр комы, азык буягыч, 180 мл кефир, 3/2 чәй калагы кефир, сода, 120 мл үсемлек мае.

Пешерү тәртибе: 
Ак тыгыз күбек барлыкка килгәнче йомыркаларны шикәр белән бутап күпертәбез, ваниль, азык буягыч катыштырабыз, бөртөрле масса булганчы болгатабыз. Бүлмә температурасындагы кефирга сода салабыз һәм болгатабыз. Иләк аша чыгарылган онга разрыхлитель һәм какао салына. Үсемлек маен кефир белән кушабыз һәм болгатабыз. Болгатылган йомырка массасына онның өчтән берен салабыз. Бу массаны миксерны түбән тизлеккә куеп болгатабыз. Аннары әлеге массага кефирның яртысын салабыз, бер масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Алга таба чират буенча он, кефир, тагын он салабыз. Салган саен бер масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Әлеге массаны пешерү формаларының яртысына кадәр тутырабыз һәм 180 градуска духовкага куябыз. 

Ак шоколадтан ганашта крем

Кирәк: 
160 грамм ак шоколад, 150 мл сөт өсте (майлылыгы 33 проценттан башлап), 300 грамм сыр. 

Сөт өстен кайнауга җиткерәбез. Аны кайнар килеш шоколад өстенә салабыз. Болгатып бер массага җиткерәбез. Пленка белән каплап, 8 сәгатькә суыткычка куябыз. Сырны пластик хәлгә килгәнче болгатабыз, ганаш өстәп, тагын болгатабыз. Кремны кондитер капчыгына салып, суынган капкейклар өстенә шапкалар кебек итеп салып чыгабыз. Капкейкларны бизәргә дә була, ләкин алар болай да бик матур күренә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев