7 март 2020 яңалыклары
-
8 Мартка гадәти булмаган нинди бүләк алдыгыз?
Бәйрәм бүләксез, сюрпризларсыз булмый. Гүзәл затларга, сөйгән ярларга нинди бүләк сайларга, аларны нәрсә белән шаккатырырга, ничек күңелләрен күрергә? Ир-атларны бу көннәрдә шундыйрак сораулар «борчый». Ә нинди гадәти булмаган һәм истә калырлык бүләкләр биргәннәр икән безнең район хатын-кызларына? Бу турыда без сораштыру уздырдык.
-
«Кызыл бәрхет» капкейклары
Игредиентлар: 220 грамм он, 10 грамм какао, 3/2 чәй калагы разрыхлитель, 180 грамм шикәр комы, 2 данә йомырка, ванильле шикәр комы, азык буягыч, 180 мл кефир, 3/2 чәй калагы кефир, сода, 120 мл үсемлек мае.
-
«Искене – тергезергә, яңаны төзергә яраттым...»
Икмәк продуктлары комбинатында элеватор шартлаган... Яр Чаллы шәһәрен, Кама аръягын икмәк продуктлары белән тәэмин иткән комбинатны аякка бастыру эшенә кем алыныр икән? Бу сорау ул вакытта республика җитәкчелегенең төн йокысын алгандыр. Бәхеткә, милләтебез асыл ир-егетләргә саекмаган. Һөнәри осталыкка чарлану урыннарын уңышлы үткән Роберт Кави улы Шәкүров шундыйлардан. Гыйлеме, эш тәҗрибәсе саллы.
-
Улларына үрнәк эшлеклелек
Шилнәбаш авылында урнашкан Хөснуллиннар крестьян-фермер хуҗалыгын республикабызда һәм Россия регионнарында яхшы беләләр. Уңган-булган кошчылар җитештергән продукция – яшь тавыклар һәм бройлер чебешләре дәүләт таләпләренә һәм югары стандартларга туры килә. Югары сыйфатлы продукциягә Татарстанда, күрше республикаларда, Ярославль, Түбән Новгород, Самара, Пенза, Төмән һәм Ямал-Ненец автоном округында ихтыяҗ зур. Әлеге зур бизнесның башында хатын кыз, Ана тора!
-
Гүзәл затлар волейбол уйнады
4 мартта авыл җирлекләрендә яшәүче, төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар Тукай муниципаль районы Кубогына волейбол буенча ярышты.