Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Мартка гадәти булмаган нинди бүләк алдыгыз? 

Бәйрәм бүләксез, сюрпризларсыз булмый. Гүзәл затларга, сөйгән ярларга нинди бүләк сайларга, аларны нәрсә белән шаккатырырга, ничек күңелләрен күрергә? Ир-атларны бу көннәрдә шундыйрак сораулар «борчый». Ә нинди гадәти булмаган һәм истә калырлык бүләкләр биргәннәр икән безнең район хатын-кызларына? Бу турыда без сораштыру уздырдык. 

Алинә:
– Яшь вакытта бәйрәмнәр күңеллерәк иде ул. Бүләкләр дә кадерлерәк була иде. Күз атып, яратып йөргән кешең бирсә, бигрәк тә. Миңа унсигез яшьләр булгандыр, бер егет белән очрашып йөрибез. Бәйрәм көнне клубта кичә була бит инде, шунда очрашырга тиеш идек. Ләкин, ни сәбәпледер, ул көнне күрешә алмадык. Бераз үпкәлисем килде, кәефем төште, билгеле. Аралар бозылып та киткән булыр иде, тик егетемә булган ачуым иртән юып алгандай юкка чыкты: өй ишеген ачып җибәрсәм, бер кочак чәчәк һәм зур йомшак уенчык мине көтеп тора! Шундый куандым! Бик бәхетле идем мин ул мәлдә. Гомерем буена истә калырлык бүләк ясады миңа яшьлек дустым. Рәхмәт аңа. 

 

Лилия:
– Хәзер бүләк сайлау өчен мөмкинлекләр күп. Бүләкне сайлагач, аны кызыклырак итеп тапшыру идеясен дә табарга була. Иренмәскә, эзләнергә генә кирәк. Миңа ирем узган ел, мәсәлән, йөзек бүләк итте. Затлы, матур. Ләкин бүләкнең кыйммәте аның бәясендә түгел, минемчә. Ихлас күңелдән һәм истә калырлык итеп бирелүе кадерле. Миңа дигән йөзек гадәти тартмачыкта түгел, чәчәк таҗлары эченә яшерелгән иде. Чәчәге чын түгел, ясалма, таҗлары күтәреп ачыла. Шул таҗ яфраклары эченә нәни генә тартма беркетелгән. Ирем сыңар ясалма роза тотып кайткач, бераз аптырабрак калдым, әлбәттә. Эшнең нидә икәнен төшенгәч, бик күңелем булды инде. Тырышкан бит. Шатландырды. Ә уңай эмоцияләр – минем өчен иң кыйммәтле һәм кадерле бүләк. 

 

Гөлнара Гарифуллина, җирлек башлыгы: 
– Үзенчәлеле бүләкне улым Раил белән кызым Динара өч ел элек ясадылар. Ул чакта алар Түбән Кама шәһәрендә урнашкан колледжда белем алалар иде. Бәйрәм алды көнне мин талчыгып йокларга яттым. Иртән торсам, өстәлдә кәнфит тулы ваза һәм алкалар. Кырыенда открыткасы да бар. «Алтын алкаларны эшли башлагач алырбыз», – дигән язулары да бар. Балаларым мине иртән уятмаганнар, йокласын дигәннәрдер. Гомер буена истә калырдык бүләк ясадылар шулай итеп.

 

Роза Абдуллина, тәрбияче: 
– Безнең гаиләдә ике ир-егет бар: ирем һәм оныгым. «Әнисе, син барыбыз өчен дә берәү генә», – диләр алар. Шуңа мине 8 Мартта бернәрсә дә эшләтмиләр. Елга бер тапкыр инде бу. 364 көн мин аларны ашатсам, бер көн алар – ике ир-егет мине алыштыралар. Бәйрәм көнне иртүк торып табын әзерлиләр. Кулдан килгәнчә пешерәләр. Бу безнең гаиләдә традициягә әйләнде. Кечкенә оныгым Эмин салат ясый, ирем Фәнис, әйтик, аш пешерә. 

 

Гөлназ Хәсәнова, хуҗабикә:
– Минемчә, ирләрнең фантазиясе юк. Иң яхшы очракта алар алтын эшләнмә бүләк итәргә сәләтле. Тагын бер нәрсә бар – ирләр читләтеп әйткәнне аңламыйлар, үз теләкләреңне төгәл һәм аңлаешлы итеп әйтергә кирәк. Мәсәлән, мин ел буе иремә акрын гына яңа тун турында тукып килдем. Минемчә, аны яз көне алу кыйммәткә төшми. Тун урынына ирем куна тактасы бүләк итте! Шуңа күрә гадәти булмаган бүләккә өмет итсәң, аны турыдан-туры сорау кирәк. Ә иң зур бүләккә килгәндә, 10 ел элек 6 март көнне кызым туды. Ул минем өчен барлык матди бүләкләрдән зур булды.

 

Илнара Харисова, клуб мөдире:
– Ирем Фәндүс ел да үзенчәлекле булмаган бүләк уйлап табарга тырыша. Әмма 2007 елдагы бүләк барысыннан да уздырды! Ул олы, заманча, кыйммәтле кер машинасы иде. Шатланырга кирәк кебек тә, әмма кызыгы шунда – безнең йортка су кермәгән чак иде ул! 

 

Алия Исхакова, студент:
– Егетем эш кешесе. Шуңа күрә 8 Март традиция буенча чәчәк бәйләме һәм кыймәтле бүләк белән үтеп китә иде. Ә менә узган ел минем өчен үзенчәлекле булды – бәйрәм итәр өчен икәү бергә кинога бардык, тимераякта шуу да онытылмаслык хатирәләр калдырды. Әлбәттә инде, һәр хатын-кызга хас булганча, чәчәкләр яратам. Аеруча колба эчендәге шиңми торган розалар ошый. Алар озак вакыт өйнең күрке булып, хатирәләрне яңартып, күңелне җылытып торачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев