Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыярдан мул уңыш алыйм дисәң...

Күзкәй авылыннан ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллина бакчасында күп төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә. Бүген ул мул итеп кыяр үстерү серләре белән уртаклаша. Кыярны туфрак җылынгач менә болай үстереп мул уңыш алырга була, дип яза ул безгә. 

Кыяр үсентесен туфрак җылын-гач утыртырга кирәк. Тирән һәм киң итеп дүртпочмаклы чокыр казыйсың. Чокыр төбенә яңа гына җыйган кычыткан җәясең. Шуның өстенә берничә йомырка кабыгын ыргытасың һәм бер стакан көл саласың. Чокыр төбендә бөтенесен бергә ваклыйсың, көрәк белән болгатасың да, өстен тигезләп тагын 5-7 сантиметр калынлыгында балчык саласың. Юеш чүпрәктә бүрттерелгән орлыкны яки бераз исәйгән кыяр үсентесен утыртып, чыланганчы су сибеп, тәрәзә белән каплыйсың. Кыяр көчәеп үсеп киткәч, көндез ачып тотасың, салкынча булса (кыяр җылы ярата) төнгә тәрәзәне каплыйсың. Теплицада үстергәнгә караганда мондый кыяр чиргә бирешмәүчән була һәм мул булып үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев