14 май 2020 яңалыклары
-
Кыярдан мул уңыш алыйм дисәң...
Күзкәй авылыннан ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллина бакчасында күп төрле яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә. Бүген ул мул итеп кыяр үстерү серләре белән уртаклаша. Кыярны туфрак җылынгач менә болай үстереп мул уңыш алырга була, дип яза ул безгә.
-
Тукай районы үзәк хастаханәсе «COVID -19» диагнозлы авыруларны кабул итә башлый
Яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арту сәбәпле Тукай районы үзәк хастаханәсе «COVID -19» диагнозлы авыруларны кабул итә башлый.
-
Помидорның уңышын эремчек суы арттыра
Теплицаларга әлеге яшелчәне утыртып бетердек бугай инде. Шуңа күрә бу киңәшләр иң элек помидор үсентеләрен ачык грунтка утыртучылар өчен булыр.
-
Авылга – эшкә
Коронавирус инфекциясе аркасында шәһәрләрдә күп кенә предприятиеләр, сәүдә, туклану, ял итү үзәкләре вакытлыча эшен туктатты. Бер айдан артык тик торганнан соң алар тулы куәткә эшләп китәрме – билгесез. Кешеләрнең эшсез калу куркынычын исәпкә алып, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл җирендә сезонлы эшләрдә катнашырга тәкъдим итә.
-
Соравың булса – видеоэлемтәгә чык
2020 елның 19 маена 14.00 сәгатькә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм халык иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү планлаштырыла.