Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылга – эшкә

Коронавирус инфекциясе аркасында шәһәрләрдә күп кенә предприятиеләр, сәүдә, туклану, ял итү үзәкләре вакытлыча эшен туктатты. Бер айдан артык тик торганнан соң алар тулы куәткә эшләп китәрме – билгесез. Кешеләрнең эшсез калу куркынычын исәпкә алып, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл җирендә сезонлы эшләрдә катнашырга тәкъдим итә.

Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, Тукай районы авыл хуҗалыгы оешмаларында 38 ачык вакансия бар. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 1 айдан 6 айга кадәр срокка эшкә алырга әзерләр. Иң күп ихтыяҗ «Кама-Бекон» һәм «Чаллы-Бройлер» предприятиеләрендә. Көйләүчеләр, төрүчеләр, менеджерлар, хисапчылар, йөк төягеч йөртүчеләр, сатучы, оператор, ярдәмче эшче, тракторчы-машинист, слесарь, ясалма орлыкландыру операторы, электрик, ветеринар, кассир, җыештыручылар кирәк. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына зоотехник, терлекче, бозау каручы, сыер савучылар таләп ителә. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында вакытлыча эшкә сортларга аеручы, тракторчы, механиазаторлар кирәк. Хезмәтнең бер сәгате – 125 сум, игенчеләргә премия каралган. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка ветеринар, зоотехник, агроном кебек белгечләр сорала, «Кама» агрофирмасының орлык заводына оператор, агроном, лаборант кирәк. Бу вакансияләр сезонлы гына булмаска да мөмкин.
«Р-Агро» хуҗалыгында фермада, ындыр табагында, кырда эшләргә кешеләр туплый башлаганнар. Хезмәт хакы югары, яшәү өчен урын бирелә, ашханә бар. Бу эшләр өчен махсус белем һәм күнекмәләр таләп ителми. Димәк, студентлар өчен дә кулай. Бер ай эчендә инде 11 кеше эшкә урнашты, дип хәбәр итә хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Наталья Абрамова шундыйларның берсе. Моңа кадәр Чаллы шәһәренең бер предприятиесендә хезмәт куйган. «Үзизоляция булса да, гаиләне ашатасы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлисе бар. Шөкер, кире какмадылар, ындыр табагына эшкә урнаштым», – ди ул.

Реклама

Кызганыч, авылда эшче куллар кытлыгы еллар дәвамында күтәрелә. Килеп туган вәзгыять, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме бәлки хәлне уңай якка үзгәртер?

Рәсим Шәйхаттаров, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе:
– Кадрларга кытлыкны вакытлыча хәл итәр өчен менә дигән тәкъдим. Эшләргә теләкләре генә булсын, авылда ялкаулар кирәкми. Шөкер, безнең хуҗалыкта эшче куллар җитәрлек. Шулай да, ярдәм йөзеннән механизаторларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар. Вакытында түлибез һәм кайнар аш белән тәэмин итәбез.

Раил Сәйфуллин, авыл хуҗалыгы университеты студенты:
– Без хәзер дистанцион укуда. Шулай да кыр эшләрендә катнашам. Өстәмә акчасы да була, эшкә дә өйрәнә торам. Кем әйтмешли, теләгән – җаен табар, теләмәгән – сәбәп табар. Шәһәр халкы җиңел акча эзли. Күбесенең ак күлмәк киеп, имза куеп кына утырасы килә. Ә бездә алай түгел – таңнан алып төнгә кадәр эшләргә кирәк. Аллаһы боерса, укуны тәмамлагач, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка кайтып эшемне башлыйм. 

Гөлсинә Әхмәтшина, авылда яшәүче:
– Заманалар үзгәрә. Шәһәрдән кайтучылар: «Авылда яшәве җиңел. Итне, сөтне, бәрәңгене, яшелчәне сатып алмыйсыз. Табигать кочагында рәхәтләнеп яшисез», – дип сөйләнәләр иде. Хәзер үзләре дә кайтып яшәргә әзер. Тик белсеннәр, авылда эшне зурлаган, аны хөрмәтли белгән кеше генә яши ала. Ите-бәрәңгесе булсын өчен тиреңне түгәргә кирәк.

Айгөл Фәрухшина, шәһәрдә яшәүче:
– Тулай торакта бер бүлмәдә ирем, улыбыз белән торам. Үзизоляция вакында биредәге кысынлыкны аеруча сиздек. Бер-ике көн авылга кайтып тордык. Таш арасында ятканчы, үз ишегалдың, бакчаң булуга ни җитә икән! Авылга кайтып яшисе килә башлады. Мин пешекче яки яшелчә үстерүче булып эшли алыр идем.

Ленар Дәүләтшин, «Кама» агрофирмасы механизаторы:
– Мин тракторда эшлим. Әйе, майга, тиргә батып эшләргә туры килә. Чәчү сезонында механизаторлар көненә ким дигәндә 2 мең сум акча эшли. Бер айга – 60 мең сумнан артык дигән сүз. Мондый хезмәт хакы кайда бар? Күп кенә кеше фермада яки тракторда эшләгәненнән кыенсына. Ә мин – юк. Үз гаиләм, аның киләчәге өчен җаным тыныч.

Рифкать Абдуллин, Яңа поселогында яшәүче:
– Авылда тормыш җиңел түгел. Тырышырга туры килә. Шулай эшләмәсәң, тоткан мал-туар, бакча табыш бирмәячәк. Шәһәр кешесе дисәк тә, аларның күбесе авылдан чыгучылар бит. Элегрәк ата-аналар балаларын ничек тә шәһәргә озатырга тырыша иде. Бүген икътисади кризис шартларында алар кайтып төшмәгәе әле. Тик алар эшли алырлар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X