Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыяр су ярата

Бу культура үстерү шартларына - һава һәм туфракның температура режимына, туфракның туклыклылыгына, яктылыкка бик сиземле. Кыяр үстерү өчен кулай һава температурасы - 25-30 градус, туфракныкы - 20-25 градус, төнлә 16-20 градус. Температура 10 градустан төшсә, үсүе туктый. Кыяр уңдырышлы туфрак, якты урындагы түтәлне ярата. Утырту өчен 3-4 еллык орлыклар яхшы....

Иртә чәчкәндә коры орлыкны файдаланалар, ә соң чәчкәндә шыттырылган яки бүрттерелгәнен. Орлыкны дымлы туфракка утырту мәҗбүри.

Түтәлдә ызаннар ясап, аларның төбенә черемә салалар, туфрак белән катнаштыралар, бераз тыгызлыйлар, су сибәләр һәм орлык чәчәләр. Өстенә 1 см калынлыгында туфрак каплыйлар, торф һәм черемә белән 1 см калынлыгында мүлчәлиләр. Каркаска пленка тарттырып каплап куялар. Туфрак яхшылап җылынгач һәм җылы һава урнашкач, кыярларны ачык һавага утыртырга да ярый.

Үсенте ысулы белән утыртканда кыяр иртәрәк өлгерергә мөмкин. Үсентеләрне, 2-3 атна булгач, түтәлгә күчерәләр.

Кыяр су ярата. Аның тамырлары 20-25 см тирәнлектә генә урнашкан, шунлыктан бу яшелчә суга бик таләпчән. Ләкин аңа җылы су (20 градустан түбән булмаган) гына сибәргә кирәк. Су сипкәннән соң, туфракны торф белән мүлчәләргә киңәш ителә.

Кыярга суны даими сибәргә кирәк. Кояшлы җылы көннәрдә тагын да күбрәк сибәргә киңәш ителә. Моннан тыш, парлы һава булдыру өчен, кояшта 20-25 градуска кадәр җылынган суны кечкенә дозалар белән лейкадан сибәләр. Салкын су сибү катгый тыела, чөнки яшелчәнең чирләве бар. Чәчәк ата башлаганда су сибүне вакытлыча туктатып торалар. Ә кыяр төшкәч, кабат сибә башлыйлар, норманы арттыра баралар. Кыярга суны көннең икенче яртысында, туфрак та, су да җылынгач сибәргә кирәк.

Яңгырлы салкынча көндә кыяр шиңеп китә. Мондый көннәрдә аларның өстенә пленка капларга кирәк. Пленкадан аккан яңгыр суы түтәлгә төшәргә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев