Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыстыбый

Укучыларыбызга искиткеч тәмле кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

1 кыстыбыйга кирәк: 75 г камыр, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 20 г сөт, эченә салырга һәм тышын майларга 20шәр г атланмай.

Бит каты итмичә генә төче камыр басалар да, бераз тоткач, 75әр г лы кисәкләргә бүлеп, юка гына итеп җәяләр, җәемнәрне кызган табада, май сөртмичә генә, башта бер, аннары икенче ягын әйләндереп пешереп алалар, суынмасын һәм катып китмәсен өчен, берсе өстенә берсен өеп, тастымал белән каплап куялар. Чөнки суынса, урталай бөкләгәндә сына.

Кыстыбый эченә салу өчен, бәрәңге пешереп, кайнар килеш төяләр, кайнар сөт, сары май, майда кыздырылган суган салып болгаталар.

Әзер җәемнең яртысына бәрәңге боламыгы ягып, тиз генә икенче ягы белән каплыйлар. Кыстыбыйны, эрегән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев