Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кыш айларында үсемлекләргә өстәмә яктылык кирәк

Чын бакчачы кышын да ял итми. Бакчасын акрынлап тәрәзә төбенә күчерә. Тәрәзә төбендә яшел тәмләткечләр, помидор, борыч һәм башка үсемлекләр үстереп була. Әмма кышын иң нык җитешмәгән әйбер - яктылык. Кояш нурлары җитмәүне үсемлекләр тиз сизә. Шуңа өстәмә яктыртмый булмый.

Моның өчен фитолампалар яхшы. Һәр төс спектрының үсемлекләр тормышында үз әһәмияте бар. Кызыл төс - фотосинтез процессы; зәңгәр биосинтез өчен мөһим. Ул үсемлекләрне ныгыта. Яшел төс - үсемлекләргә тиз үтеп керә, куе үскән очракта да яфраклар аны кабул итә ала.

Фитолампаларның бер генә кимчелеге бар - алар кыйммәт. Шуңа күп бакчачылар люминесцент лампалар кулланырга тырыша. Гадәти кыза торган лампочкалар үсемлекләрне яктырту өчен бөтенләй яраксыз. Алар бик күп җылылык бүлеп чыгара, үсемлекләрне пешерергә дә мөмкиннәр.

Өстәмә яктыртканда үсемлекләргә яктылыктан ял кирәклеген дә исәпкә алыгыз. Үсемлек һәм үсентеләрне тәүлегенә 12-14 сәгать яктырту җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев