Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Консервантларны дөрес сайлап алу мөһим

Ел саен уңган-булган хуҗабикәләр кышка консервлар ясый. Кышкы озын кичләрдә кетердәп торучы маринадланган кыяр, тәмле-тәмле помидор тозланмалары һәм авыздан сулар китерүче салат, лечоларны ашау рәхәт бит. Консервлар тәмле һәм зыянсыз булсын өчен, консервантларны дөрес сайлау мөһим.

Аш серкәсе иң еш кулланылучы консервант. Ул матдәләр алмашын яхшырта. Әмма күпчелек очракта хуҗабикәләр синтетик юл белән әзерләнгән аш серкәсен куллана. Организмга алма, виноград, җиләк-җимеш серкәсе яхшырак. Синтетик аш серкәсе кушылган консервлар ашказаны тәртиптә булган кешеләрдә дә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ашказаны согының әчелеге югары булган гастрит, ашказаны җәрәхәте, ашказаны асты бизе эшчәнлеге белән проблемалар күзәтелгән кешеләргә мондый консервлар зыянлы.

Консервларны лимон кислотасы белән ясарга мөмкин. Аны 1 л маринадка 12-15 грамм исәбеннән (1 аш кашыгына уртача 10 г лимон кислотасы керә) кушарга кирәк. Лимон кислотасы рөхсәт ителгән азык кушылмалары исемлегенә Е330 индексы белән кертелгән.

Яшелчәләп тозлаганда, маринадлаганда еш кына мүк җиләге кушалар. Ул микробларны үтерә. Чөнки анда бик яхшы консервант саналган бензой кислотасы күп. Сәнәгать консервациясендә бензой кислотасы еш кулланыла. Аны Е211 индексы белән тамгалыйлар. Әмма аның аллергия китереп чыгару куркынычы бар.

Кайбер хуҗабикә маринадка аспирин куша. Салицил кислотасы микробларны үтерү өчен яраклы әче мохит булдырса да, консервларда ул кеше өчен зыянлы фенол кушылмалары хасил итә. Мондый кыяр, помидор бөер һәм бавырга зыян салырга мөмкин. Шуңа да бик сак булырга кирәк!

Консервантлар кулланганда табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итү дә комачау итмәс! Сәламәт булыгыз! Файдалы ризыклар гына ашагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев