Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кипкән җиләк-җимешнең файдасы

Кипкән җиләк-җимеш сусыл булмаса да, бик баллы. Алар файдалы матдәләргә бай һәм озак вакыт саклана. Ничәдер гасыр узгач, әлеге ачышны диңгезчеләр һәм сәяхәтчеләр югары бәяләгән. Чөнки алар тәннәрен туклыклы матдәләргә, нәкъ менә шул кипкән җиләк-җимеш хисабына тулыландырган. Ә борынгы Кытайда кипкән җиләк-җимеш бөтенләй дә иң яхшы туй бүләге булып санала....

Кипкән җиләк-җимеш нәрсәсе белән файдалы сон?

Кипкән җиләк-җимеш яңа җыелган шул ук нигъмәтләрне алмаштыра ала. Чөнки соңгылары уңыш булмаган елларда яисә елның салкын вакытларында бик кыйммәт торырга мөмкин. Кипкән җиләк-җимештә күпчелек файдалы (А, В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары) һәм минерал матдәләр (тимер, кальций, магний, фосфор, калий, натрий) саклана. Иң мөһим һәм бердәнбер кимчелеге - җиләк-җимешне киптергәндә С витаминының күп өлеше таркалу.

100 г кипкән җиләк-җимештә 5 г аксым бар. Файдалы матдә һәм минераллардан тыш, кипкән җиләк-җимеш ашкайнатуны җайлаучы үсемлек җепселләренә бай. Эчәкләрдә бүртеп, тәннән артык холестеринны, агуларны һәм ризыклар белән бергә тәнгә эләгүче төрле химик матдәләрне чыгаручы эремәләр барлыкка китерә.

Дөрес тукланыйк

Кипкән җиләк-җимешнең туклыклылык дәрәҗәсе гаять зур, чаманы белмәгәндә, ул артык авырлык туплануга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да белгечләр көнгә, күп дигәндә, 200-300 г кипкән җиләк-җимеш ашарга киңәш итә.

Кипкән җиләк-җимеш бик баллы яисә әчкелтем баллы була һәм аңардан үзенчәлекле хуш ис килә. Кипкән җиләк-җимеш файдалы матдәләре буенча төрле төрләргә бүленгәнлектән, аларның төрлесен куллану яхшы. Моны гади генә эшләргә була, чөнки төрле төрдәге җиләк-җимешне берьюлы куллануның зыяны юк һәм аларны төрле ризыкларга (ботка, мюсли, яшелчәләр, камыр ризыклары, баллы тәм-том) кушарга мөмкин.

Кипкән җиләк-җимешнең үзләрен генә кулланырга була. Әмма шуны онытмагыз: бүгенге көндә табигый юл белән кояшта кипкән җимешне табып булмый. Алар төрле химик дарулар кулланып киптерелә. Шуларга өстәп, яхшырак саклансын, кортламасын өчен, алар агу белән дә эшкәртелә.

Шуңа да җиләк-җимешне кулланыр алдыннан, аларга, һичшиксез, кайнар су салып, ким дигәндә, 5-7 минут тотыгыз. Шундый гади генә ысулны кулланганда, беренчедән, җиләк-җимеш йомшарыр, икенчедән, алар өстендәге микробларның бер өлеше үләр. Әгәр су өстендә вак кына кортлар пәйда булса, курыкмагыз: кипкән җиләк-җимешне яңа кайнап чыккан суда тагын 5 минут тотыгыз. Ризыкның файдасы бераз кимесә дә, сез микроблардан тулысынча котылырсыз.

Ә хәзер кипкән җиләк-җимеш турында аерым-аерым сөйләшик.

Кипкән йөзем

Аның дүрт төре бар. Аксыл төстәге кипкән йөземгә караганда, аның карасу төрләрендә файдалы матдәләр күбрәк саклана.

Кипкән йөзем файдалы матдәләрнең 70 проценты саклануы белән югары бәяләнә. Әлеге җимеш авыруларга уңай йогынты ясый, ашкайнатуны яхшырта. Гасаб-йөрәк эшчәнлеге бозылганда, йөрәк-кантамырлар, бөер һәм ашкайнату юллары чирләре, азканлылык күзәтелгәндә, белгечләр йөзем ашарга киңәш итә. Йөземдәге бор - сөякләр көпшәкләнүдән, ә аңардагы үләнматдәләр теш һәм уртларга уңай йогынты ясый.

Ә тазару, шикәр авыруы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте күзәтелгәндә, юан һәм нечкә эчәк ялкынсынганда, кипкән йөземне кулланмау яхшы.

Күрәгә

Ул артык авырлыгы булган, күзләре начар күргән, шикәр авыруы, азканлылык, калкансыман биз һәм йөрәк-кантамыр авырулары (кан басымының югары булуы, йөрәкнең җиткелексез эшләве һ.б.лар) күзәтелгән кешеләргә аеруча файдалы. Балаларга - файдалы матдәләр җитешмәгәндә, ә зурларга сәламәтлекне ныгыту чарасы буларак күрәгә ашарга киңәш ителә.

Кан басымы түбән булганда, күрәгә ашарга ярамый. Кипкән җиләк-җимешне артык күп куллану сәламәт кешенең дә ашкайнату эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин.

Инҗир

Ул яфраклы агачгөл җимеше. Кипкән инҗир эч йомшарту үзлегенә ия, аның суы ашыйсы килүне көчәйтә, балаларның ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Әлеге кипкән җимеш сулыш юлларын чистарта, шуңа аны тамак шешкәндә, үпкә юллары ялкынсынганда кулланырга киңәш итәләр. С витамины күп булганлыктан, ул ялкынсынулар күзәтелгәндә файдалы санала.

Әмма кайбер очракларда инҗир зыянлы. Шикәр авыруы күзәтелгәндә, артык авырлык булганда, ашказаны асты бизе, ашкайнату юллары ялкынсынганда, ташлар ясалуга бирешүчәнлек булганда, әлеге җимешне кулланырга ярамый.

Кипкән караҗимеш

Ризык җепселләре күп булганлыктан, әлеге җимеш эч кипкәндә ярдәм итә. Моннан тыш, кипкән караҗимеш микробларны үтерә, бәвел һәм үт кудыру үзлегенә ия, ул матдәләр алмашын яхшырта, ашыйсы килүне көчәйтә. Караҗимешне куллану тире торышына, күзләргә яхшы йогынты ясый, ул аруны бетерә һәм эшкә сәләтлелекне арттыра. Караҗимешта әчүгә каршы матдәләр күп булганлыктан, ул тәнне яшәртү үзлегенә дә ия.

Артык авырлыгы булган һәм шикәр авыруы күзәтелгән кешеләргә караҗимешнең файдалы үзлеге уңай нәтиҗә бирер дип өметләнергә ярамый. Баласын имезүче аналарга да ул зыянлы санала: балаларның эче чәнчеп авыртырга һәм эчләре китәргә мөмкин.

Җиләк-җимешне сайлыйбыз

Кипкән җиләк-җимешнең ачык төстә һәм йомшак булуы аның сыйфатлы булуы турында сөйләми. Төрле буяулар һәм озак саклау матдәләре кулланылганлыктан, җиләк-җимеш шундый матур төс алырга мөмкин. Ә менә карасу һәм сорырак төстәге җимешләр аларның табигыйрәк ысуллар белән киптерелүе турында сөйли.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев