Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Киенү рәвешен үзгәртергә теләсәгез...

Кешенең киенү рәвеше күп нәрсә хакында сөйли. Нинди киемгә өстенлек бирүенә карап, хатын-кызның холкы турында белеп була. Тик кайчакта тышкы кыяфәтне, киенү рәвешен үзгәртү теләге туа. Мондый чакта билгеле бер кагыйдәләр буенча эш итәргә кирәк.

Идарәче

Күпчелек җитди ширкәтләрдә, оешмаларда хезмәткәрләр, кагыйдә буларак, гомумтанылган кием кияләр. Мондый киенү рәвешенә өстенлек биргән хатын-кызлар башкалар тарафыннан кырыс, тотнаклы, эшлекле, төпле, ышанычлы, тәртипле, намуслы буларак кабул ителә. Еш кына мондый гүзәл затлар башка төрле чараларга да тыйнак, гади итеп киенергә тырыша. Аларга шулай ук сакчыллык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар хас.

Тискәре яклары. Гомумтанылган киемгә өстенлек бирүче хатын-кызлар, гадәттә, иске карашлы була. Аларга ияләшкән кәчтүмнәреннән аерылу бик авыр. Һәм әгәр дә гүзәл затның әлеге яраткан киеме аның табигатенә туры килеп тора икән, димәк, ул кайбер тискәре сыйфатларга ия дигән сүз. Андыйлар кырыс, башкаларны үзләренә буйсындырырга теләүче һәм юл куярга яратмый торган була. Тирә-яктагылар аларны артык җитди итеп кабул итә, ирләр исә андый хатыннардан курка.

Киңәш. Сезгә киенү рәвешен үзгәртү бик авыр, чөнки эштә дә шушы кәчтүмнәрегезне кияргә кирәк булачак бит әле. Сез катгый кыяфәтегезне берникәдәр «йомшарта» аласыз. Моның өчен «кырыс» кәчтүмегезгә туры килеп торган төрле бизәнү әйберләре тагарга мөмкин. Шул вакытта ирләр сезнең янга килергә куркып тормаслар, ә назлы һәм нәфис хатын-кыз итеп кабул итә башларлар. Киенү рәвешегезгә үзгәрешләр кертү үзегез өчен дә файдалы булачак: тышкы кыяфәтегез белән бергә холкыгыз да йомшарыр.

Артист

Сәер киемне, гадәттә, заманча киенергә яратучылар үз итә. Кибетләрдә сатылучы күптөрле киемнәр арасыннан алар иң үзенчәлеклесен, күзгә ташланып торганын, хәтта башкалар өчен әкәмәт булып тоелганнарын сайлый. Мондый хатын-кызлар бераз гына дуамал, бәйсез була, шул ук вакытта башкаларның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Алар артистлык сәләтенә ия һәм үзләрен мактаганны, бүләкләр биргәнне бик тә яраталар.

Тискәре яклары. Мондый киемне үз итүче хатын-кызларны әйләнә-тирәдәгеләр рухый дөньялары сай, көйсез кешеләр дип саный. Ялганларга, мактанырга, уйлап чыгарып сөйләргә яратуларын белүчеләр исә аларны бөтенләй дә җитди кабул итми.

Киңәш. Әгәр дә сез киенү рәвешен үзгәртергә уйлагансыз икән, үзегезгә якынрак булган хыялыйлык, хисчәнлек киемен сайларга тырышыгыз. Мондый кием сезне нәфис, кабатланмас гүзәл зат итәр, зифа гәүдәгезне тагын да матур итеп күрсәтер. Ягъни әлеге кием холкыгызның башкаларга ошарга, игътибарларын җәлеп итәргә теләү кебек сыйфатын да чагылдырыр. Шул ук вакытта сәер киемнәрдән аерылмалы буларак, мондый киемнәр башкаларны шаккатырмас һәм өркетмәс.

Үз кеше

Спорт киемен аеруча яшьләр үз итә, чөнки киң чалбар, курткы, өске күлмәк, футболка, бриджи, туника кебек иркен киемнәр тәнгә рәхәт, уңайлы. Әлеге киемгә өстенлек бирүче хатын-кызларга шуклык, шаянлык, артык хәрәкәтчәнлек кебек сыйфатлар хас. Алар шулай ук һәр эштә башлап йөрергә ярата, мәрхәмәтле, кыю, сокланучан һәм тәвәккәл була.

Тискәре яклары. Мондый хатын-кызлар игътибарсыз, тиктормас, җилбәзәгрәк. Алар үзләренең артык хәрәкәтчән булулары белән башкаларны ялыктыралар. Җитәкчеләр, гадәттә, мондый хатын-кызларны җитди итеп кабул итми, аларның чынлап та оста белгеч булуына шикләнә. Ирләр исә әлеге гүзәл затларга бары дуслык кына тәкъдим итә.

Киңәш. Сез җиңел генә сәер киемгә күчә аласыз. Ягъни гадәти киемнәрдән бик тә аерылып торган киемнәрне кию, сезнең холкыгызга якынрак булачак. Өстәвенә, әлеге киенү рәвешен үз иткәч, бала-чага кебек күренмәссез. Шулай да бик ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирергә тырышмагыз, чалбарларны исә кайчак итәк белән алыштырыгыз, нәтиҗәдә, нәфисрәк булып күренерсез.

Хыялыйлык

Хисчәнлек киеме - иң нәфис киемнәрнең берсе. Аны үз итүче гүзәл затлар хыялый, назлы, хисчән була. Мондый хатын-кызларга ирләр чәчәкләр, хушбуй, йомшак уенчыклар бүләк итә.

Тискәре яклары. Әлеге киенү рәвешен үз иткән хатын-кызлар көчсез, бәйле һәм еш кына үз-үзләренә ышанмаучан була. Чит кешеләр арасында алар каушый, югалып кала. Ир кеше андый хатын-кыз белән рәхәтләнеп сөйләшә, көлешә, тик аның эшкә кагылышлы фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җитди итеп кабул итми.

Киңәш. Киенү рәвешегезне гомумтанылган киемгә үзгәртегез. Нәтиҗәдә, сез җитди, белемле, кыю, тәвәккәл, үз-үзегезгә ышанган кешегә охшап калырсыз. Әлбәттә, киемнәрегезне үзгәртеп кенә сезнең белемнәрегез артмас, аның каравы, башкалар сезне җитди итеп кабул итәр.

Зәвыклылык

Мондый хатын-кыз үзенә ни кирәген белә, урынына һәм вакытына карап, тиешле киемне сайлый белә һәм шуңа бар максатларына ирешә. Ул кичәгә, эшкә барырга яки табигатькә чыгарга җыенса, анда барасы кешеләрнең ничек киенәчәген ачыклый һәм аларга туры килерлек итеп киенә. Әлеге гүзәл затлар белә: әгәр дә кешегә ошарга теләсәң, киемнәреңне аның зәвыгына карап сайларга кирәк, һәм, киресенчә, әгәр билгеле бер кеше сиңа ошап бетми һәм син аның белән әзрәк аралашырга телисең икән, аның киенү рәвешенә капма-каршы кием сайларга була. Мондый хатын-кызлар киенү рәвешен үзгәртергә курыкмый. Мәсәлән, табигатькә чыкканда ул - «үз кеше», кичәдә - «хыялый чибәркәй», эшендә - белемле һәм үз-үзенә ышанган хезмәткәр.

Киңәш. Барыбызга да мондый гүзәл затларга охшарга тырышырга кирәк.

Киенү рәвешен үзгәртү өчен 4 сәбәп:

1 Үзгәрергә теләү - хатын-кызлар өчен табигый күренеш, һәр гүзәл затта тагын да матуррак һәм үзенчәлеклерәк булырга омтыла. Әлеге очракта бары тәвәккәллек кенә кирәк.

2 Сез олыгая төшкәнсез, дөньяга карашларыгыз үзгәргән, шуңа да киенү рәвешен үзгәртергә телисез. Мәсәлән, башкаларның сезне бала-чага итеп түгел, ә җитди, бәйсез һәм төпле хатын-кыз буларак кабул итүен телисез.

3 Кайбер оешмаларда киемгә карата билгеле бер таләпләр, кагыйдәләр бар. Әгәр дә сезнең киенү рәвеше шушы таләпләргә туры килми һәм сез хезмәттәшләрегездән аерылып торасыз икән, эш урынында уңышка ирешүдә каршылыкларга очраячаксыз, сезне «чит» һәм «җитди булмаган» итеп кабул итәчәкләр.

4 Сезнең киенү рәвеше сөйгәнегезнекеннән бик тә аерылып тора. Әгәр дә ул спорт киемендә киенеп, сез гомумтанылган кием - кәчтүм кигәнсез икән, икегез бергә бик сәер булып күренәчәксез.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Сезгә менә бу материаллар да кызыклы булырга мөмкин:

Игътибар туплауның алты сере

Телефоннан сөйләшү әдәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев