Кер юу нечкәлекләре
Элек керне көл яисә кер сабыны белән юганнар. Хәзер исә кибет киштәләре эшне җиңеләйтергә ярдәм итүче төрледән-төрле кер юу ончалары, агарткыч һәм кием йомшарткычлар белән тулы. Әмма игъланнарда мактап кына телгә алынганча, алар, чыннан да, сәламәтлеккә зыянсызмы соң? Һәм аларны шулкадәр дә алыштыргысыз дип исәпләргә мөмкинме?
Кер юу ончасы турында нәрсә белергә кирәк?
Кер юу ончасы сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш. Чөнки тукымада калган химик матдәләр ярсыну һәм тире авырулары баш калкытуга сәбәп булырга мөмкин.
Тартмасына күз салыгыз. Аларда ярашлылык тамгасы (куркынычсызлыгын раслый) булырга тиеш. Кызганыч, әмма андый тамгалар берничек тә «якланмаган». Шул сәбәпле алдаркараклар ялган тамгаларны җиңел генә куллана ала. Һәм ялган кер юу кирәк-яраклары сатып алмас өчен, белгечләр, кавыр каплардагы түгел, ә кәгазь тартмалардагы кер юу ончаларына өстенлек бирергә киңәш итә.
Шуңа карамастан, ярашлылык тамгасы куркынычсызлык хакында гына мәгълүмат бирә. Кер юу ончасының сыйфаты турында ул хәбәр итми. Димәк, сатып алучы аларны үзе бәяләргә тиеш.
Нинди матдәләрдән тора?
Бәяләре нинди булуга карамастан, бар кер юу ончаларын әзерләүдә бер үк төрле матдәләр кулланыла. Мәсәлән, беренче нәүбәттә, күбекләндерүче, юучы көчәйткеч матдәләр, шулай ук фосфатлар, катлаулы аксымнар, агарткычлар, буяулар һәм хушисләндергечләр хакында әйтергә кирәк. Кер юу ончасының сыйфаты әлеге матдәләрнең ни дәрәҗәдә уйланылып сайланылуына һәм кулланылу микъдарына бәйле.
Бүгенге заманның бар кер юу ончаларында да диярлек агарткыч бар. Алар хлорлы яисә кислородлы була. Кергә вак кисәкчекләр булып утырып, аны аграк күрсәтергә ярдәм итүче агарткычлар да бар.
Кислородлы агарткычның киемнәргә дә, кеше сәламәтлегенә дә зыяны әзрәк. Ул ярсыну китереп чыгармый, сәламәтлеккә зыяны юк. Әгәр кер юу ончасында киемгә кисәкчекләр рәвешендә утыручы агарткыч барлыгы хакында язылган икән, димәк, аның белән ак керләрне генә юарга ярый. Кара керләрне агарткыч бөтенләй кушылмаган кер юу ончасы белән юарга кирәк. Андый кер юу ончасын тиз генә табу мөмкин түгел. Шуңа кара керләр юу өчен махсус кер юу ончасын сатып алырга кирәк. Әмма аларга да төс саклагыч матдәләр салына һәм алар да ярсыну китереп чыгарырга мөмкин.
Күпчелек кер юу ончаларына суны йомшартырга ярдәм итүче фосфатлар кушыла. Шуңа карамастан, чималны нинди ил җитештерүгә карап, бер үк төрле аталган ончаларда алар булырга да, булмаска да мөмкин. Европа илләрендә фосфатлар урынына сәламәтлек өчен чагыштырмача зыянсызрак цеолитлар кулланыла. Бездә элеккечә үк фосфатлы кер юу ончалары җитештерелә, кайбер җитештерүчеләр аларны фосфанатларга алмаштырырга тырыша. Кызганыч, әмма алар без теләгәнчә үк нәтиҗәле түгел: керләрне ешрак юарга, ә кер юу ончасын күбрәк салырга туры килә.
Күбеккиметкечләр күбекнең мөмкин кадәр әзрәк булуы таләп ителгән керьюгычлар өчен җитештерелгән кер юу ончаларына өстәлә.
Кер юу ончаларында сеңдерүгә каршы матдәләр дә кулланыла. Нәтиҗәдә, керләр пычрануга каршы элпә белән каплана. Әмма күп кулланылса, алар зыянлы, шуңа да алар кер юу ончасының 1,5 процентын гына тәшкил итәргә тиеш.
Ә менә катлаулы аксымнар һәм хушисләндергечләр, нигездә, кулланучылар игътибарын җәлеп итү өчен кушыла.
Белгечләр ышандырганча, соңгы ун елда кер юу ончаларын җитештерүдә яңа ысуллар уйлап табылмаган. Камилләштерү теге яисә ошбу тапны бетерү өчен, ончадагы катлаулы аксымнарны төрлечә катнаштыруга гына нигезләнә. Бер ончада катлаулы аксымнар никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр кыйммәтрәк булырга мөмкин.
Агарткычлар: хлормы, кислородмы?
Кер шулкадәр пычранырга мөмкин ки, хәтта агарткыч матдәләре булган иң сыйфатлы кер юу ончасы да аны агарта алмаска мөмкин. Ул вакытта махсус агарткыч ярдәмгә килә.
Әгәр хлорга ярсынуыгыз бар икән, димәк, кислородлы агарткычка өстенлек бирергә кирәк. Башка очракларда агарткычны аның өстен һәм кимчелекле якларын исәпкә алып сатып алырга кирәк. Түбәндә шуларны карап үтик.
Хлорлы агарткычлар
Өстенлеге: салкын суда да керне агартырга мөмкин, бәясе арзан, күп кулланырга кирәкми, төрле өслекләрне йогышсызландырырга сәләтле.
Кимчелекле яклары: бары тик җитен һәм киҗемамык тукымалар өчен генә кулланырга ярый, кискен начар исе бар, кулланылу вакыты да озак түгел (күп дигәндә 5-6 ай). Мондый агарткычларны һәрвакыт кулланганда, тукымалар төссезләнә.
Кислородлы агарткычлар
Өстенлеге: төрле рәвештә (эремә һәм онча хәлендә, куе да, сыегайтылган да була) җитештерелә; ак кына түгел, ә теләсә нинди (ясалма ефәк, нейлон, ефәк һ.б.лар) төрдәге төсле тукымаларны юуда да кулланырга мөмкин; аларны кер юу ончасы белән бергә керьюгычка да салырга була; башка өслекләрне дә йогышсызландыралар.
Кимчелекле яклары: сыек агарткычлар, күп дигәндә, 6 ай саклана; онча хәлендәгеләр озаграк (5 елга кадәр) саклана, әмма тирә-якка очып, ярсыну тудырырга мөмкиннәр; ончасыман агарткычлар бик кайнар суда гына эри.
Кием йомшарткыч кирәкме?
Кием йомшарткыч салып юылган керләрнең ябышучанлыгы бетә, алар яхшы үтүкләнә. Ул керләргә тәмле хуш ис бирә.
Кием йомшарткычны сатып алганда, аның аңлатма язуына игътибар итү мөһим. Анда бензил спирты, бензилацетат һәм этанол булырга тиеш түгел. Әлеге матдәләр сулыш юлларына йогынты ясап, ярсыну китереп чыгара. Ә хуш ис бирүче матдәләр бума ютәл һәм төрле тире авырулары баш калкытуга сәбәп булырга мөмкин. Иң яхшысы - кием йомшарткычларның тоз, кытай борчагы, кукуруз, кокос яисә табигый эфир майлары нигезендә җитештерелгән төрләрен сайлау.
Ефәк киемнәр, колготкилар, эчке киемнәр һәм су сеңдерми торган өслеге булган өс киемнәрен юасыз икән, кием йомшарткыч кулланырга ярамый.
Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев