Карбыз сезоны: дөрес сайласаң гына сәламәтлеккә файдалы
Карбыз - эссе көннәрдә сусауны баса торган җәйге ризыкларның берсе. Ләкин ул, транспортта дөрес итеп кайтарылса, тиешенчә сакланса һәм дөрес итеп кулланылса гына, сәламәтлеккә файда китерә. Фитосанитар һәм орлык сыйфаты күзәтчелегенең районара бүлеге инспекторлары Гүзәлия Лотфуллина һәм Исмәгыйль Идрисов бу җәһәттән райондашларга үзләренең киңәшләрен бирәләр.
Дөрес урыннардан алыгыз
Карбыз сезоны августның икенче яртысында, сентябрь башында гына керә. Карбыз һәм кавынны бакча җимешләре сату өчен билгеләнгән сәүдә рәтләреннән - кибетләрдән һәм махсус палаткалардан гына алырга кирәк. Палаткалар тент астында торырга, тузан, пычрак һәм микроблар кермәсен өчен, карбызлар җирдән 15 сантиметр биеклектәге урында, махсус түшәмәдә торырга тиешләр. Чир китереп чыгаручы микроорганизмнар карбыз эченә күзгә күренми торган ярыклардан да керергә мөмкин. Юл кырыенда сатып торучылардан бу җимешләрне бөтенләй алырга ярамый. Мондый урыннарда карбыз һәм кавын кебек җимешләр сату катгый тыела. Карбызга автомобиль төтене белән чыккан авыр металларны сеңдерү өчен берничә сәгать тә җитә. Мондый җимешләр җитди агулануларга китерергә мөмкин.
Карбызның «паспорты» булырга тиеш
Әлеге продукцияне сату белән шөгыльләнүчеләр карантиндагы продукция килү турында Россельхознадзор идарәсенә хәбәр итәргә, экспертиза ясатып, дәүләт карантин фитосанитар күзәтүе актын алырга тиешләр. Шуннан соң гына алар продукцияне сатуга рөхсәт алалар. Ә сатып алучыларның сатучыдан бу актны сорарга тулы хокуклары бар.
Төп кагыйдәләр
Карбызны сайлаганда аны төрле яктан игътибар белән карагыз. Аның ярыклары, черекләре һәм башка кимчелекләре булмаска тиеш. Иң яхшысы - уртача зурлыктагы карбызны сайлау. Өлгергән җимешнең тышы каты була һәм ялтырап тора, аңа тырнак белән төртеп булмый. Басуда вакытта карбыз бер якка ятып үсә, ул урында ак тап барлыкка килә. Өлгергән карбызда бу тап куе сары яки кызыл-сары төстә булырга тиеш. Өлгергәнлекнең иң яхшы билгесе - «койрыгы»ның кипкән булуы. Ашарга яраклы дәрәҗәгә җиткән карбыз үзе үк «койрыгы»ннан аерыла. Өлгергән карбызның тавышы яңгырап торырга тиеш. Шикләрегезне тулысынча таратыр өчен, карбызны колагыгызга куеп, бар көчегезгә кулыгыз белән сытып карагыз: өлгергән җимешнең кабыгы бераз бөгелергә һәм чатнарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев