Кабактан бәлеш
Кабактан бәлеш
Кабак бәлешемне бик яратып ашыйлар. Камырга 2 калак майонез, 3 калак сыек май, тоз, серкә белән сүндерелгән сода салам да, камырны төреп куям. Ул арада эчлек әзерлим. Башта суга тоз салып дөгене бүрттереп алам, аннары вак итеп кабак турыйм, кара, йөзем җимешләрен, күрәгәне юып, әзрәк шикәр комы салып, барысын бергә болгатам. Бәлеш төбен табага җәеп куйгач, эчлекне салам һам вак шакмакларга ваклап, ак май тезәм. Бәлешне бөреп духовкада пешерәм.
Эльмира Кашапова, Яңа Байлар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев