Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак – витаминнар чыганагы

Быел җылы ярата торган бу культурадан югары уңыш көтмәгән идек. Җәй башы яңгырлы, салкынча булды. Әмма Ходай бирәм дисә, бирә бит - кабак ярыйсы гына уңды. Бездә бер гадәт бар: уңышны җыеп алабыз да, булдырдык, дип тынычланабыз, кабак, кәбестә, кишер кебек файдалы яшелчәләрне киң кулланмыйбыз. Ә бит алар үз җиребездә...

Кабак булганда дару эзләп бер дә даруханәгә чабарга кирәкми. Кабак - чын мәгънәсендә витаминнар чыганагы. Анда С, В2, Е, РР, Д витаминнары, кальций, калий, тимер, магний, фтор бар. Әле шунысы да бар: аны кыш буе сакласаң да файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Кабактан ботка, коймак, бәлеш, кесәл, кайнатма һәм башка ризыклар әзерләргә мөмкин. Бу яшелчәдән пешергән ризыклар ашказаны-эчәклеккә уңай йогынты ясый. Диетологлар бөер авырулары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән шешенү, югары кан басымы авырулары вакытында кабак ашарга киңәш итә. Организмда матдәләр алмашу бозылганда кабак согы яисә пюресе эчү бик файдалы. Кабак сыгынтысы эч кибү проблемасыннан да коткарыр.

Азканлылык булганда чи кабакны угычтан чыгарып ашыйлар яки суын сыгып эчәләр. Диабет белән авыручыларга, артык авырлыктан интеккән кешеләргә кабактан пешерелгән ризыклар файдалы. Кабак шулай ук өлкәннәр өчен дә менә дигән азык, чөнки аннан әзерләнгән ризыклар организмнан артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Кабак үт куыгы эшчәнлеген дә яхшырта, юан эчәклектәге ялкынсынуны киметә, шуңа күрә аны үт куыгы, колит авырулары вакытында да ашарга киңәш итәләр. Кабак согын сидек кудыргыч буларак, бөерләрдә һәм сидек куыгында таш булганда 2 атна буе көнгә 2-3 тапкыр ярты стакан эчәләр.

Төнгә каршы бал белән кабак согы эчеп куйсаң, тынычландыра. Кабакның төше дә бик файдалы. Аны медицинада суалчан кудыргыч буларак кулланалар. Кабак төше цинкка бай буларак ир-атларның көч-куәтен арттыруга ярдәм итә. Ә менә кан басымы нык төшкәндә, эч китеп авырганда кабак ашаудан тыелып торырга кирәк.

Кабакның йомшагы һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, тәннән тиз арада хлоридларны чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Шул ук вакытта пектин матдәләр артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, ашкайнату юлларына бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын торгызырга булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең йогынтысыннан саклый. Кабакның йомшагы озак вакыт эч кипкәндә ярдәм итәргә сәләтле.

Менә шундый файдалы яшелчә ул. Кабак кына димәгез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев