Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Итле пәрәмәч пешерәбез

Кирәк: 2 йомырка, 2 стакан су яки сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, он, 40-50 г чүпрә, 50 г атланмай яки үсемлек мае. Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае. Камыр басып, аны 50 шәр г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр...

Кирәк:

2 йомырка, 2 стакан су яки сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, он, 40-50 г чүпрә, 50 г атланмай яки үсемлек мае.

Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч.

Кыздыру өчен үсемлек мае.

Камыр басып, аны 50 шәр г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына иттарткычтан суган белән чыгарылган, тоз, борыч кушылган ит салалар. Аннары камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бәреп чыгалар.
Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар. Пәрәмәчләр майда яртылаш күмелергә тиеш. Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр.
Табынга кайнар килеш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев