Иске итек эшкә ярый
Кышкы аяк киеменә иске итектән кисеп ясалган аслык салсагыз, аягыгыз иң суык көннәрдә дә туңмас. Мондый аслыкны резин итек өчен дә әзерләргә була. Моның өчен кияргә яраксыз хәлгә килгән иске итек кенә кирәк. Иң элек аның балтырын кисәргә. Аяк киеменең үз аслыгын алып, итек материалы өстенә куярга һәм сабын кисәге...
Кышкы аяк киеменә иске итектән кисеп ясалган аслык салсагыз, аягыгыз иң суык көннәрдә дә туңмас. Мондый аслыкны резин итек өчен дә әзерләргә була.
Моның өчен кияргә яраксыз хәлгә килгән иске итек кенә кирәк. Иң элек аның балтырын кисәргә. Аяк киеменең үз аслыгын алып, итек материалы өстенә куярга һәм сабын кисәге белән сызарга. Итек авыр киселә. Тимер кайчысы кулланганда, эш күпкә җиңеләер. Итек аслык җылы саклый, аякны да тирләтми. Сарык йоны ревматизм, аяклар сызлаудан да файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев