Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ирләр күлмәген ничек сайларга?

Күлмәк костюмнан ачыграк, ә галстук күлмәктән караңгырак төстә булырга тиеш. Табигый тукымадан тегелгәнен алырга тырышыгыз. Ул тирләтми, тәнгә рәхәт, әмма тиз бөгәрләнә. Шуңа аңа синтетика кушалар. Тик синтетика 15 проценттан артыграк икән, мондыеннан баш тартырга кирәк. Үлчәмен дөрес сайлагыз. Өске төймәсен эләктергәч яка һәм муен арасына имән бармак сыярлык урын...

Күлмәк костюмнан ачыграк, ә галстук күлмәктән караңгырак төстә булырга тиеш.

Табигый тукымадан тегелгәнен алырга тырышыгыз. Ул тирләтми, тәнгә рәхәт, әмма тиз бөгәрләнә. Шуңа аңа синтетика кушалар. Тик синтетика 15 проценттан артыграк икән, мондыеннан баш тартырга кирәк.

Үлчәмен дөрес сайлагыз. Өске төймәсен эләктергәч яка һәм муен арасына имән бармак сыярлык урын калырга тиеш. Югыйсә күлмәк якасы муенны кысачак. Ирләр күлмәге яка үлчәме белән йөри. Ул муен әйләнәсенә 1-2 см кушып исәпләп чыгарыла.

Күлмәк җиңе пиджакныкыннан 1-1,5 см күренеп торырга тиеш. Күлмәк чалбар эченә тыгылырга һәм иелгәндә чыкмаска тиеш.

Җилкә тирәсе тартылып яки җыерылып торса, кулларны хәрәкәтләндерү кыен булса, күлмәкнең үлчәме дөрес сайланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев