Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Иммунитетны ныгытабыз

Соңгы вакытта күпләр үзенең яшәү рәвеше, иммунитеты хакында уйлана башлагандыр. Тик ни кызганыч, бүгенге заман кешесенең иммунитеты идеалдан ерак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Начар экология, дөрес тукланмау, яман гадәтләр, даими стресс – барысы да организмның хәлсезләнүенә китерә.

Зарланырга яратсак та, тук һәм ваемсыз тормышка күнегеп беткән идек шул. «Химия» икәнен белә торып, кибеттән теләсә нәрсә алып ашыйбыз, пульт читтәрәк калса, аны торып алырга иренеп, телевизор ни күрсәтә, шуны карап диванда ятабыз... Күзләрне чекерәйтеп, аркаларны бөкрәйтеп, компьютер алдына утырабыз да интернет аша күршеләргә сәлам юллыйбыз...
Дөньядагы хәлләр безне, чыннан да, сискәндереп җибәрде. Уянырга һәм кулдан килгәнчә тормышыбызны яхшы якка үзгәртеп, иммунитетны ныгыта башларга вакыт!

Иммунитет – латинча immunitas – нәрсәдәндер арыну, бушану дигән сүз. Медицина телендә организмның үзен генетик ят организм һәм матдәләрдән саклавы дип аңларга кирәк, ягъни вируслардан, микроорганизмнардан, чит аксым һәм күзәнәкләрдән арынуы.

Организмыбызны ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыгыбызны арттыру өчен без үзебез ниләр эшли алабыз? Иң элек – табигать тәкъдим иткәннәрне – витаминнарга бай ризыкларны, җылыны һәм суыкны, суны, яктылыкны, һаваны һәм кояшны файдалана белергә кирәк. Җылы һәм салкын суны чиратлаштырып коену, мунча сихәте, фитотерапия, тынычландыргыч күнегүләр...

1) Туклану. Үзебездә үскән яшелчә һәм җиләк-җимешне мөмкин кадәр күбрәк ашарга тырышыгыз. Артык майлы ризыклардан баш тартыгыз. Иммунитет ныгытуның бер яхшы ысулы – киптерелгән җиләк-җимеш, бал, чиклә-векләрдән катнашма ясау. Эчемлекләргә килгәндә, үлән чәйләре, җиләк-җимеш (карлыган, кура җиләге, бөрлегән, гөлҗимеш) чәе эчегез.
2) Физик активлык. Физик күнегүләр ясагыз. Карантин вакытында фатирларыннан чыга алмаган кешеләр тәрәзәләрен ачып куя ала. Йөгерү дә спорт, акрын гына атлап бару да спорт. Физик күнегүләр, сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кәефне дә күтәрә.
3) Кояш яктысы. Кояш – яшәү чыганагы, аның нурлары астында булу тынычландыра, кәефне күтәрә.
4) Су. Чиста су тиешле 
күләмдә эчелгәндә иммуни-тетың сиңа рәхмәт әйтер.
5) Йокы. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешүчән була. Өч тәүлек рәттән юньләп йокламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы 30 процентка кимү расланган. Йокларга көн дә бер үк вакытта ятарга тырышыгыз.
6) Тынычлык. Стресслар – иммун системасының дошманнары. Үзегезне тынычландыра торган шөгыль табыгыз: китап укыгыз, бәйләм бәйләгез, рәсем төшерегез һ.б. Үз бакчасы янәшә булганнарга бу уңайдан җиңелрәк – бакча мәшәкатьләре башлана!
7) Җылы ванна. 38-40 градус җылылыктагы суда тән изри, кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра, димәк, иммун системасына да яхшы тәэсир итә.
8) Контраст душ. Иртәнге зарядкадан соң контраст душ керүдән дә шәбрәк нәрсә була алмый! Әмма моңа акрынлап күнегергә кирәк.
9) Мунча. Атна саен мунча керегез!
10) Тынычландыргыч күнегүләр. Кәефне күтәрә торган музыка тыңлагыз, кызыклы китап укыгыз, яхшы әйберләр турында уйлагыз.

Әти-әниләр өчен берничә киңәш

Баланың иммун системасы дөрес эшләсен өчен бары тик 10 гап-гади кагыйдәне үтәү җитә:
1. Чисталыкка – «әйе», ә стерильлеккә – катгый «юк»!
2. Артыгын ашауга, чамасыз күп ризыкка, аппетитсыз ашауга, көчләп ашатуга – катгый «юк»!
3. Өйдәге һаваның артык җылы булуына һәм тузанга – «юк»! Өйдәге чисталыкка һәм температурага игътибарлы булу – еш җилләтү, һава алмаштыру, тузан сөртү – мәҗбүри!
4. Физик активлыкка – «әйе»!
5. Саф һавага – «әйе», ә өйдә телевизор-компьютер алдында утыруга – катгый «юк»!
6. Баллы ризыкларга, күп шикәргә – «юк»!
7. Салкын эчемлекләргә – «әйе»! Балагызга курыкмыйча салкын су һәм сөт ише эчемлекләрне бирә аласыз, бу – чыныктыра.
8. Балагызның регуляр рәвештә «тышкы чыгу»ына игътибарлы булыгыз.
9. Баланы дару белән дәвалау – бары тик табиб кушуы белән генә.

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сезне бернинди чирләр дә куркытмас.
Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим.
Имбир тамырында бик күп витаминнар, минераллар, эфир майлары бар. Ул С витаминына, ретинол һәм В төркеме витаминнарына бай. Иммунитетны ныгыту өчен аны ашка, боткага, итле ризыкларга, чәйгә кушалар. 
Лимонда С витамины бик күп. Аның согын ясау белән ук эчәргә кирәк. Болай итмәсәң, файдасы югала. Кайнар чәйдә дә витамины аз кала. Иң яхшысы, чәйне лимонны кабып эчәргә.
Бал ялкынсынуларга, стрессларга каршы тору сыйфатларына ия. Иртән бал ашап кую бик файдалы. Әстерхан чикләвеге, күрәгә, йөзем, караҗимеш, бал кушылган катнашма хәлсез, авыру кешеләр өчен кирәкле азык булыр. 
Зәйтүн мае организмны яшәртә, холестерин күләмен киметә.
Алма үпкәләр, йөрәк һәм ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта. Яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.
Сөләйман балыгы (лосось) холестеринны киметә, чәч структурасын яхшырта, депрессиягә каршы көрәшергә булыша.
Кишер күзнең күрү сәләтен яхшырта. Ул яхшырак үзләштерелсен өчен аны каймак яки үсемлек мае белән ашарга кирәк.
Кара җиләк организмның картаю процессын акрынайта, күзнең күрү сәләтен яхшырта.

/ Николай Туганов фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев