5 апрель 2020 яңалыклары
-
Иммунитетны ныгытабыз
Соңгы вакытта күпләр үзенең яшәү рәвеше, иммунитеты хакында уйлана башлагандыр. Тик ни кызганыч, бүгенге заман кешесенең иммунитеты идеалдан ерак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Начар экология, дөрес тукланмау, яман гадәтләр, даими стресс – барысы да организмның хәлсезләнүенә китерә.
-
Сигезенче каттан егылган
Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә 33 яшьлек хатын-кыз сигезенче каттан егылып төшә.