Сигезенче каттан егылган
Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендә 33 яшьлек хатын-кыз сигезенче каттан егылып төшә.
Җирдә яткан чаллылыны үтеп баручылар күреп ала. Күпләгән имгәнүләр алган авыр хәлдәге хатын-кызны медиклар БСМПга алып китәләр. Ләкин, табибларның күп көч куюына карамастан, ул больницада җан бирә. Хатын-кыз егылганмы, үзе сикергәнме, бернинди язу да калдырмаган. Бүген тикшерү бара, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев