Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Хуҗабикәгә

Кызыл карлыган кайнатмасы Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк. 1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст. су. Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп...

Кызыл карлыган кайнатмасы

Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк.

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст. су.

Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, сиробын агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. Сиропны уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

***

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5-1,7 кг шикәр комы, 2 ст. су.

Карлыганны кайнап торган сиропка салып, сүрән утта 5 минут кайнатырга. Бераз суынгач, кабат утка куярга һәм 8-10 минуттан соң алырга. 15 минут үткәч, өченче мәртәбә кайнатма әзер булганчы кайнатырга.

***

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5-1,7 кг шикәр комы.

Карлыганга шикәр комы сибеп, 6-8 сәгатькә салкын урынга куярга. Кайнатманы берничә мәртәбә 5-8әр минут кайнатырга. Ике кайнату арасындагы вакыт - 8-10 минут.

Слива кайнатмасы

1 кг кара слива, 1,2 кг шикәр комы, 0,5 ст. су.

Юылган сливаның төшен алырга. Сироп әзерләргә. Кайнар сиропны җимешләр өстенә коярга. 4-5 сәгатьтән соң сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут утта тотарга. Суытырга һәм тагын бер мәртәбә әзер булганчы кайнатырга.

Караҗиләк (черника) кайнатмасы

1 кг караҗиләк, 1,8-2 кг шикәр комы.

Караҗиләкне иттарткыч аша үткәреп, шикәр комы сибәргә. Берничә сәгатьтән соң утка куеп, шикәре эрегәнче тотарга. Кайнатып чыгарырга кирәкми. Кайнатманы банкаларга тутырып, өстенә шикәр комы сибәргә һәм капкач капларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев