Хуҗабикәгә
Балан пирогы Эчлек өчен: баланны кайнатырга һәм иләк аша чыгарырга. 1 килограмм баланга 1 килограмм шикәр комы кирәк. Әлеге камыр бөтен татлы пироглар өчен дә бара. Моның өчен 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм сыек май, чүпрә, 5 йомырканы күпертеп камыр басарга кирәк....
Балан пирогы
Эчлек өчен: баланны кайнатырга һәм иләк аша чыгарырга. 1 килограмм баланга 1 килограмм шикәр комы кирәк.
Әлеге камыр бөтен татлы пироглар өчен дә бара. Моның өчен 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм сыек май, чүпрә, 5 йомырканы күпертеп камыр басарга кирәк.
Балан массасын яңадан квас оны белән бутап, шикәр комы салып кайнатырга.
Балан торты
Иң элек камыр изегез. Шул камырдан 4-5 мм калынлыкта 25-30 см диаметрлы өч зур коймак җәегез. Берничә җирдән тишкәләп, 20-25 минут мичтә пешерегез, кырларын тигезләп кисегез.
Шуннан соң иң аскы коймакка тигезләп балан катнашмасы ягыгыз. Шул рәвешле, катламлап, калган ике коймакны да бер-берсенә каплагыз. Кырларына крем сылап, май белән уылган камыр валчыгы сибегез. Торт өстен җиләк-җимеш, балан белән бизәгез.
Камыр өчен:550 г он, 225 г су, 20 г тоз, 0,06 г лимон кислотасы, 200 г маргарин кирәк.
Крем өчен: 150 г томалап пешерелгән балан, 150 г башка җиләк-җимеш, 240 г маргарин кирәк.
Баллы балан ясау өчен сыек яисә җылытып эретелгән балга балан тәлгәшләрен манчып алыгыз һәм киптерегез.
Әфлисунлы балан
Юылган баланны әфлисун белән бергә иттарткычтан чыгарыгыз. Аннары барлыкка килгән катнашмага шикәр комы салып болгатыгыз һәм стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычта саклагыз.
Катнашма өчен: 1 кг баланга 1 кг шикәр комы, 1 зур әфлисун кирәк.
Балан соусы
Иң элек ярты стакан салкын суга крахмал салып болгатыгыз. Аннары кайнап торган суга салыгыз һәм балан согы, шикәр комы өстәп кайнатып чыгарыгыз. Балан соусы аеруча ярмалы ризыкларга кулай санала.
Соус өчен: 0,5 л балан согы, 60 г шикәр комы, 0,5 л су, 20 г крахмал кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев