Гөлләрне нәрсә белән тукландырырга?
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк. Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин. Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга...
Гөлләр шау чәчәктә утырсын, яхшы үссен өчен, һәркайсының ихтыяҗын исәпкә алырга кирәк.
Гөлләргә баллы су (0,5 стакан суга 0,5 чәй кашыгы шикәр комы) сибәргә мөмкин.
Үсемлекләргә агач көле дә бик файдалы. Ул тукландырырга гына түгел, чирләрне кисәтергә дә ярдәм итә. 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы агач көле салырга һәм 1 атна төнәтергә. Әледән-әле болгаткалап торырга кирәк. 10 көнгә бер мәртәбә гөлләрне көл төнәтмәсе белән тукландырырга була.
Су кушылган алоэ согы барлык гөлләргә дә туры килә. 1 чәй кашыгы алоэ согын 1 л суга кушалар.
Бүлмә гөлләренең иммунитетын аспирин күтәрә. 1 л суда 1 төймә аспирин эретеп сибәргә. Аспиринны 1 аш кашыгы алма серкәсе белән дә алыштырырга була.
Суган кабыгы төнәтмәсе гөлләрне яхшы тукландыра, чирләргә бирешүдән, корткычлардан саклый. Ике уч суган кабыгын 0,75 л суга салып, 5 минут кайнатырга һәм 1 сәгать төнәтеп сөзәргә. Суган кабыгы төнәтмәсен пульверизатор белән сиптерсәгез яхшырак булыр. Төнәтмә озак сакланмый, аны һәрчак яңаны ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев