Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Файдалы киңәшләр

► Суган кыягын вак итеп турап, коры пластик савытка тутырырга һәм туңдыргычка куярга була. ► Сырның киселгән урыны катмасын өчен, атланмай сөртеп куярга була. ► Бәрәңгене суган белән бергә сакларга ярамый. Болай алар икесе дә тизрәк бозыла. ► Помидорны полиэтилен пакетта сакларга ярамый. Ябык савытта этилен черү процессын тизләтә. Кызарып...

Суган кыягын вак итеп турап, коры пластик савытка тутырырга һәм туңдыргычка куярга була.

Сырның киселгән урыны катмасын өчен, атланмай сөртеп куярга була.

Бәрәңгене суган белән бергә сакларга ярамый. Болай алар икесе дә тизрәк бозыла.

Помидорны полиэтилен пакетта сакларга ярамый. Ябык савытта этилен черү процессын тизләтә. Кызарып җитмәгән помидорны, сабак ягын аска каратып, аерым сакларга кирәк. Болай помидор акрынрак кызара. Кызаруын тизләтү өчен, янына өлгергән бер помидор кую да җитә.

Баклажан ризыкка әче тәм бирмәсен өчен, урталай кисәргә, тоз сибеп, согы бүленеп чыкканчы 20 минут тотарга кирәк. Аннан салкын суда чайкарга һәм ашарга пешерә башларга.

Чәчәкле кәбестә пешергәндә соры төскә кермәсен өчен, суына аз гына сөт һәм бер чеметем тоз кушарга кирәк.

Согы күбрәк сыгылсын өчен, лимон яки лаймны 10-20 секундка микродулкынлы мичкә тыгып алалар.

Тозлаган кәбестә кетердәп торсын өчен, керән тамыры кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев