Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Эсседән ничек сакланырга?

Җылы, кояшлы көннәр – җәйнең иң матур чагы. Әмма кояшның артык нык кыздыруы зыянлы булырга мөмкин. Чамадан тыш эсселек кеше организмына начар тәэсир итә. Мондый шартларда йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрдә төрле өзлегүләр килеп чыгарга, кан басымы кискен үзгәрергә мөмкин.

Республика медицина профилактикасы үзәге кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган кызу көннәрдә саклануның төп кагыйдәләрен тәкъдим итте. Менә алар:
Кояш астында озак йөрмәгез, күләгәдә булырга тырышыгыз. Тән тиресе тын алырлык, табигый тукымадан тегелгән җиңел, иркенрәк, ачык төстәге кием киегез, муенны каплап, кысып торган тар күлмәкләр, тыгыз каешлар булмаса яхшырак. Башыгызга киң читле эшләпә, кепка, панама кию яисә яулык бәйләү яхшы.
Көннең иң кызу чагында – 12.00-16.00 сәгатьләрдә кояш астында эшләргә тырышмагыз. Күбрәк иртән һәм кичен хәрәкәтләнегез. Әлеге киңәш эссе җәйдә бик сәер тоелыр, әмма хәрәкәтсез тормыш гипертония, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю һәм тромбоз хәвефен арттырырга мөмкин.
Эсседә организмда сыеклык зур күләмдә югала, шунлыктан суны, яшел чәйне, минераль суларны ешрак эчәргә кирәк. Көненә кимендә 2-2,5 литр сыеклык эчсәгез, тагын да яхшырак. Салкын эчемлекләрдән тыелыгыз, бүлмә температурасындагы су эчү иң хәерлесе. Чиста газсыз су – җәен иң файдалысы һәм куркынычсызы. 
Яңа сыгылган җимеш сулары файдалы матдәләр күләмен күпләп саклый. Хәзер бакчада җиләкләр өлгерде, аларны кулланырга кирәк. Мисалга, карлыган согы иммунитетны ныгыта. Барлык табигый соклар да файдалы, ләкин чамасын белеп эчегез. Эсседә алкоголь, шул исәптән сыра, газлы, татлы эчемлекләр кулланырга да киңәш ителми.
Балаларга да эсседә күбрәк эчәргә бирегез. Үзегез әзерләгән компот һәм җиләк морслары булса яхшы. Ә менә соклар, бигрәк тә аларга шикәр кушылган булса, сусауны көчәйтә генә, шуңа күрә балага сок бирүне чикләргә кирәк. 
Җәйге эссе көннәрдә туклану режимын үзгәртү, ризык күләмен киметү мөһим. Төп ашауны кичке сәгатьләргә калдырырга кирәк. Көнлек рационның 35 проценты – иртәнге ашка, 25 проценты – төшке, 40 проценты кичке ашка туры килсә яхшы. Рационга күпләп яшелчә, җимешләр, сөт ризыклары, атнасына 3-4 тапкыр балык кертергә кирәк. Эсседә җиңелчә ашарга, майлы ит ашауны чикләргә тырышыгыз. Тоз куллануны киметегез, ә менә үсемлек маен рационда арттыру комачауламас. Үсемлек майларында Е витамины күп, ул эссе белән көрәшергә булыша. 
Эсселек 25 градустан да югары булганда физик эштән, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүдән, дәвалау массажы алудан тыелып торырга киңәш ителә, чөнки алар йөрәк-кан тамырлары системасының көчәнеп эшләвенә китерә. Ешрак юыныгыз, тәнегез тын алыр.
Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Стресслардан сакланыгыз. Эмоциональ тынычлыкны саклау зарур, чөнки юк-барга кызып китү кан басымы күтәрелүгә китерә, йөрәк тибеше ешая. Бер сүз белән әйткәндә, йөрәккә авырлык килә.
Әле көннәр үтә дә кызу тора. Организмыгызны саклау үз кулыгызда, сау-сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев