Якты юл
  • Рус Тат
  • Чәйнек һәм... чәйнек кенә дә түгел

    (Әнием һәм абруйлы журналист Миншәех Зәбировның рухларына багышлыйм)

     Казан шәһәренең Татарстан урамындагы «Электр товарлары» кибете яныннан узып барам. Борма-борма чират урамга ук чыккан. «Сатуга нәрсә чыгардылар микән?» Чиратта торучы ханымнан шул хакта сорыйм. «Ни бирсәләр шуны алабыз инде. Көнкүрештә кирәге чыгып куяр әле», – ди. Хак сүзләр. Сиксәненче елларда Казанда кибет киштәләрендә шар тәгәрәтеп уйнарлык иде бит. «Кирәге чыгар әле» диеп, студент акчасына теләсә нәрсә алып булмый. Зур тырышлык белән, чиратны ера-ера эчкә үтәм. «Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына», диләрме әле. Электр чәйнеге саталар бит монда! Чәйнек арзан да, кыйммәт тә түгел – алты сум тора. Акча янчыгымда җиде сумлап акчам бар. Димәк, чәйнек алырга була. Ике-өч сәгать басып торганнан соң чиратым җитте. Ялтырап торган, матур чәйнекле булдым. 
    Укудан соң редакциягә эшкә йөри идем. Икенче көнне, төштән соң эшкә баргач, Миншәех Зәбиров: «Зәрия, кассадан гонорарыңны ал», – дип сөендерде. Гонорар акчасын алгач, Миншәех абый янына йөгереп кердем. «Шәех абый, егерме биш сум гонорар алдым, ялгыш язмаганнармы?» – дим. Шәех абый, пәһлевандай гәүдәсен селкетә-селкетә, рәхәтләнеп көлде. Аннан: «Планеркада очеркың яхшы дип билгеләнде. Премия яздык», – ди.
    Якшәмбе көнне Колхоз базарына барып өрек, кара җимеш, чикләвекләр сатып алдым. Һәм шул ук көнне, чәйнекне дә алып, Ленин урамындагы почтага киттем. Ул елларда посылкаларны күпчелек вакыт фанера тартмаларда салалар иде. Фанер тартманы бер сумга сатып алып, күчтәнәч-бүләкләремне тутырдым да, авылга – әти-әниемә посылка салдым.
    Сигезенче март алдыннан авылыбызга килеп ирешкән посылканы алганда «почта Фәнүзә» (авыл халкы аны шулай дип йөртә иде) апа әниемә: «Мәктәптә укыганда ук гонорар эшли иде. Студент булгач та гонорар аладыр инде, посылкалар җибәреп тора бит», – дигән. Фәнүзә апа белеп әйткән. Әмма хикмәт акчада гына да түгел. Киң күңелле, кешелекле журналистлар янында канат ныгыту бәхете тәтеде миңа. Иҗатыма, тормыш-яшәешемә дә алар игътибарлы булдылар. Остазларымның күбесе бу фани дөньядан Ахирәткә күчтеләр. Йөрәгем түрендә һәммәсенең үз урыны бар. Җай чыккан саен аларны искә алам. Рухларына дога кылам... 
    Казан белән авылым арасы ерак. Тәүлектән артык поездда, аннан 80 чакрым автобуста кайтасы. Ике арада хатлар да атна буе йөри. Атна-ун көннән авылдан хат алдым. Әнием: «...Электр чәйнеге булгач, газ баллоны күбрәк вакытка җитә. Эш чәйнектә генә дә түгел... Балакаем, мәңге рәхәт күр!..» дип язган. Әниемнең хаты энҗе бөртекләре – күз яшьләре белән бизәлгән. Күңеле тулып, хат язганда тамган күз яшьләре әниемнең изге догасы булып, гомерем буена мине озата бара. 
    P.S. Миншәех Зәбиров – гомере буе журналистикага хезмәт итте. Туксанынчы еллардан башлап, вафатына кадәр Фәния Хуҗахмәт белән «Мөселман календаре» чыгарып, халкыбызны туры юлга – дин Исламга өндәде. Аллаһ аның изгелекләрен кабул итсен. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: