Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чәегез тәмле булсын

Чәй тәмле һәм файдалы булсын өчен, аны сайларга, пешерергә өйрәнергә кирәк. Чәйнең кайчан чыгарылуын тикшереп алыгыз. Капларга тутырылуына алты айдан артык вакыт узган икән, мондыен алмау хәерлерәк.

1 Чәй фольгага төрелгән булса яхшырак. Анда чәй озаграк саклана.

2 Чәйне ябык савытта саклагыз. Ул ят исләрне һәм дымны тиз сеңдерә.

3 Чәйне фаянс яки фарфор савытта пешерергә кирәк. Тимер чәйнектә аңа металл тәме керә.

4 Чәй салыр алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкап алыгыз. Югыйсә, чәйнекнең салкын стеналары температураны киметә һәм чәй яхшы пешми.

5 Чәйнеккә суны ике тапкыр салырга кирәк. Беренчесендә яртысына гына агызалар, 2 минуттан тутырып салалар.

6 Чәйне 100 мл суга 1 г исәбеннән салалар. Чәй пешергәндә исәпләргә уңайлырак булсын өчен, 1 чынаяк суга 1 чәй кашыгы чәй салынырга тиеш.

7 Яшел чәй - 6, карасы 7 минут пешә. Әмма бу вакыт чәйнең төренә карап үзгәрергә мөмкин. Бу хакта аның кабында күрсәтелергә тиеш. Чәйне билгеләнгән вакыттан озаграк пешермәгез, югыйсә аңа әче тәм керә.

8 Кара чәйне яңа гына кайнап чыккан су белән пешерәләр. Яшел чәйне 90°Стагысы белән пешерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев