Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бәйрәм табынына тәмле капкейклар

Камыр өчен кирәк: 150 г он, 1 чәй кашыгы көпшәкләгеч, 1 чәй кашыгы корица, 2 йомырка, 140 г шикәр, 100 г үсемлек мае, 150 г кишер, чикләвек. Крем өчен кирәк: 300 г каймаклы сыр, 100 г каймак яисә май, 100 г шикәр пудрасы. Иң беренче эш итеп бер савытка он,...

Камыр өчен кирәк: 150 г он, 1 чәй кашыгы көпшәкләгеч, 1 чәй кашыгы корица, 2 йомырка, 140 г шикәр, 100 г үсемлек мае, 150 г кишер, чикләвек.
Крем өчен кирәк: 300 г каймаклы сыр, 100 г каймак яисә май, 100 г шикәр пудрасы.

Иң беренче эш итеп бер савытка он, көпшәкләгеч, корица, теләк буенча төрле чикләвек салалар һәм шуны яхшылап болгаталар. Йомыркаларны шикәр салып туглыйлар һәм шуның өстенә үсемлек мае салалар. Килеп чыккан массага коры ингредиентларны кушалар һәм яхшылап болгаталар. Соңыннан вак кыргыч аркылы кишерне уалар яисә блендер ярдәмендә ваклыйлар. Вак кишерне камырга салып болгаталар. Аннары исә камырны махсус формаларга салалар һәм кайнар мичтә 25-30 минут пешереп алалар.

Каймак яисә майны шикәр пудрасы белән яхшылап болгаталар, аңа каймаклы сыр өстиләр һәм күпергәнче тагын болгаталар. Килеп чыккан кремны капкейклар өстенә ягалар.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев