Бәйрәм табынына тәмле алма пирогы
Кирәк: 250 г он, 113 г акмай, 1 йомырка, 50 г шикәр пудрасы, берничә кашык салкын су. Акмайны он белән берләштереп уарга. Йомырка, шикәр пудрасы һәм, берәр кашык салкын су сала-сала (гадәттә 2 стакан су кирәк була), камыр басарга. Массаны 30 минутка суыткычка куеп торырга. Эчлеге өчен: алмаларны зур булмаган...
Кирәк: 250 г он, 113 г акмай, 1 йомырка, 50 г шикәр пудрасы, берничә кашык салкын су.
Акмайны он белән берләштереп уарга. Йомырка, шикәр пудрасы һәм, берәр кашык салкын су сала-сала (гадәттә 2 стакан су кирәк була), камыр басарга. Массаны 30 минутка суыткычка куеп торырга.
Эчлеге өчен: алмаларны зур булмаган шакмаклар ясап турарга (гадәттә пирогка 4 уртача алма кирәк) һәм шуларны акмай, шикәр кушылган массага салып, табада кыздырып алырга.
Валчык өчен: 20 г он, 20 г шикәр, 20 г акмай кирәк.
Камырны 0,5 см булган калынлыкта ясап басарга. Өстенә эчлеген салырга һәм пирогны бөгеп куярга.
Алма пирогын 20-25 минут кайнар мичтә пешереп алырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев