Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ботка гына димә

Ботка элек-электән тансык сый саналган. Кайсы бала тәлинкәдәге ботканың уртасына күз кебек май салып, тәмләп ашап үсмәде икән. Бигрәк тәмле шул майлы ботка. Тик табиблар гына майлы ботка саулык өчен чынлап та зыянлы, ди.

Бөтен төр ярмалар да безнең тән өчен кирәкле, иң беренче нәүбәттә В төркеме витаминнарына, минерал тозларга һәм әкрен генә таркалып, шул сәбәпле безне озак вакыт тук тотучы катлаулы шикәрмәләргә бай. Ул аеруча балаларның туклануында булырга тиеш ризык.

Дөрес әзерләнгән ботка ашказаны-эчәк авырулары белән интеккән кешеләргә бик файдалы. Әйтик, сыеграк итеп пешерелгән солы боткасы иң яхшы дарулардан да файдалырак. Ул тәндәге кислоталар бүленешен киметү, тоз кислотасын тәэсирсезләү, ә чир азганда авыртуны басучы буларак та кулланыла.

Пешерергәме, җебетергәме?

Туклану белгечләре ярмаларны салкын суда берничә сәгать җебетеп, чи килеш ашарга куша. Әмма пешмәгән ярманы бик сәламәт кешеләр генә куллана ала. Сәламәтлек фәннәре кандидаты С. Дербенева исә моңа каршы, ул: «Сары авыруының беренче билгеләре булганда ук чи ярма чирне аздыра. Ярмалар пешкәндә дә файдалы матдәләрен югалтмый, пешкәне тизрәк һәм яхшы үзләштерелә. Сөттә пешкән ботка иң файдалысы, туклыклылык дәрәҗәсе югары булу гына аның кимчелеге булып тора. Кеше һәр көнне 50 грамм, яисә атнасына 2-3 тапкыр 150-200 грамм ботка ашарга тиеш», - ди.

Һәр ярма үзенә генә хас һәм аерым авыруларны дәвалауда әһәмиятле файдалы мәтдәләргә бай.

Дөге

Дөгедә яңа күзәнәкләр ясаучы сигез иң мөһим аминокислота бар. Лицетин һәм калийга бай. Ашказаны җәрәһәте, ашказаны ялкынсыну белән интегүче, ашказаны сыекчасының әчелеге югары булган кешеләргә аеруча файдалы.

Карабодай

Әлеге ярма үсемлек аксымына бай, анда лицетин, В9 витамины күп. Андагы тимер, В төркеме витаминнары кантамырларны ныгыта.

Солы

Аксым күләме буенча карабодайдан әз генә калыша, әмма анда тәндәге майларны яндыручы катлаулы аксым бар. Ашказаны-эчәк авырулары ялкынсынуына каршы тора. Күзәнәкләре агулы матдәләрне юк итә, В төркеме витаминнары гасаб төзелмәсе эшчәнлеген көйли.

Арпа

Фосфорга (башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк) бай әлеге ярма матдәләр алмашы һәм баш мие эшчәнлеге өчен бик файдалы.

Тары

Бик сизгер ашказаны эшчәнлеге булганда да җиңел эшкәртелә. Калий күп булу сәбәпле, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Кремнийга бай. Җитешсезлеге: анда май күп, озак сакласаң - әчи, күп ашасаң - симертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев