Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бүген төшеңдә ниләр күрдең?

Балан. Төшеңдә балан җыю - өнеңдә бәхетсезлек белән очрашуыңа. Бәрәңге ашау - башта бик мөһим булып тоелса да, ахырда ризасызлык тудырган вакыйгага. Бәрәңге чистарту - башка берәү турындагы начар уегыз яхшы якка үзгәрер. Базилик - романтик маҗаралар көтелә, тик сез аңа көлеп карарсыз. Төшендә базилик күргән яшь кыз өнендә егет...

Балан. Төшеңдә балан җыю - өнеңдә бәхетсезлек белән очрашуыңа.

Бәрәңге ашау - башта бик мөһим булып тоелса да, ахырда ризасызлык тудырган вакыйгага. Бәрәңге чистарту - башка берәү турындагы начар уегыз яхшы якка үзгәрер.

Базилик - романтик маҗаралар көтелә, тик сез аңа көлеп карарсыз. Төшендә базилик күргән яшь кыз өнендә егет белән танышыр.

Банан - кайгыга. Банан ашау - сезнең аркада килеп чыккан ызгыш-талашка.

Бал күрсәң, мәхәббәттә дә, эштә дә уңыш көтелә. Агып торган бал - эшләрегезнең бик акрын барачагына. Төштә бармакны балга мансаң, өнеңдә кайгы көт.

Балык - чирең көчәюгә. Әгәр сәламәт кеше төшендә балык күрсә, ызгыш-талаш, үпкәләүләр, борчылулар көтелә. Йокыга талган яки үлгән балык - алданган өмет. Бик зур балык тоту - керемгә, шатлыкка. Төшеңдә кечкенә балык тотсаң, кайгы килер. Хатын-кыз төшендә балык тудырса, сабые хәлсез булып туар.

Бакча. Кавын, кабак, карбыз һәм кыяр үскән бакча - кызык һәм күңелле вакыйгаларга.

Бисквит камырыннан торт пешерү - сәламәтлегегезгә игътибарлы һәм ир-ат белән хатынны сабыр булырга чакыра.

Борыч. Төштә ачы борыч ашасаң, яраткан кешеңнең назыннан туя башларсың. Бу аңа ошап бетмәс.

Бодай. Өлгереп җиткән бодай - байлыкка, өлгермәгәне - канәгатьсезлек билгесе. Капчыкка тутырылган бодай - хыялларның тормышка ашуына.

Борчак. Ир-ат төшендә борчак күрсә, өнендә яңа хатын-кыз белән танышыр һәм ул аңа уңыш алып килер. Хатын-кыз төшендә борчак күрсә, күп сүзле кеше белән очрашыр. Түтәлдә үскән борчакны күрсәң, берәү алдында гафу үтенергә туры килер. Консервланган борчак банкасын ачу - гаиләдә ызгыш чыгуга. Төшеңдә борчак ашасаң, барасы җиреңә соңга калырсың яки бәхетле очрактан колак кагарсың. Чи борчак ашау - зур булмаган керемгә.

Бөтнек. Төшеңдә бөтнек исе килгәнне тойсаң, уңыш һәм тынычлык килер.

Бокал. Кемдер сезнең белән дуслашырга тели.

Брынза ясаганыңны күрсәң, өнеңдә беркем дә аяк чала алмас. Брынза ашау - начар билге.

Бутерброд. Әгәр хатын-кыз төшендә бутерброд күрсә, димәк, өнендә аның көндәше барлыкка килгән. Төшендә бутерброд күргән ир-ат күптәннән хыялланган хатын-кыз белән очрашыр, тик канәгать калмас.

Буфет. Эш яки вокзал буфетында ашасагыз, кунакка барырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев