Якты юл
  • Рус Тат
  • Бавырыгыз сәламәт булсын өчен

    Түбәндәге күнегүләр бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.

    Саранча торышы

    Йөзтүбән ятып, аякларны - оча сөяге, ә кулларны җилкә киңлегендә куегыз. Кулларыгызны алга сузыгыз. Сулыш алганда, кул һәм аякларны югары күтәрегез. Кул һәм аяк бармакларын үзегездән ничек тә ераграк сузарга тырышыгыз, учларыгыз исә бер-берсенә каратып куелган булырга тиеш. Идәнгә карагыз һәм баш түбәсе белән алга тартылырга тырышыгыз, шулай муен мускуллары тартылачак. Иңбашларны төшерегез (ягъни колак белән иңбаш арасы мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш). Сулыш алган саен аяк һәм кулларны югарырак күтәрергә тырышыгыз. Чираттагы тапкыр тынны чыгарганда, аяк һәм кулларны идәнгә төшерегез, башыгызны исә теләсә кайсы якка борып ята аласыз. Очаны сак кына селкеткәләп, бил мускулларындагы киеренкелекне бетерегез.

    Кире якка бөгелгән җәя торышы

    Аркагызга ятыгыз. Үкчәләрне утраксага мөмкин кәдәр якынрак китереп, аякларыгызны тездән бөгегез. Бармакларны аякларга таба каратып, учларны иңбашлар турысына куегыз. Сулыш алганда, аяк табаны һәм учлар белән идәннән этелеп, мускулларны киеренке хәлгә китерегез, баш түбәсен идәнгә тидерегез. Чираттагы тапкыр сулыш алганда, аяк һәм кулларны турайтыгыз, шул ук вакытта күкрәк читлеген югары күтәрергә тырышыгыз. Муен мускулларында киренкелек кими. Тынны чыгарганда, кул һәм аякларны бөгеп, башта идәнгә калак сөякләрен, аннары кабыргаларны, билне төшерегез. Сигезкүз сөяген иң соңыннан төшерергә кирәк. Аякларыгызны турайтыгыз һәм бил турысындагы мускуллар киеренкелеген бетерү өчен, очагызны салмак кына әле бер, әле икенче якка селкетегез.

    Җәя торышы

    Аякларыгызны бот-оча буыннары киңлегендә сузып, йөзтүбән ятыгыз. Аннары тездән бөгеп, аяк баш бармакларын бер-берсенә кушып куегыз һәм кулларыгыз белән тубык сөягеннән тотыгыз. Сулыш алганда, аяклар һәм күкрәк читлеген югары күтәрегез. Кулларыгызны ычкындырып, башыгызны теләгән якка борып ятыгыз. Бил турысындагы мускул киеренкелеген бетерү өчен, оча сөяген әле бер, әле икенче якка селкетегез.

    Дөя торышы

    Үкчәләргә утырган халәттән тураегыз. Тезләр бот-оча буыннары киңлегендә идәнгә куелырга тиеш. Утракса мускулларында киеренкелек булдырып, тынны чыгарганда, башта - уң, аннары сул кулны үкчәләргә куеп, билдән бөгелегез. Сулыш алганда, күкрәк читлеген алгарак чыгарырга тырышып, корсагыгыз белән алга тартылыгыз. Алга караганда, муен мускуллары сузылган булырга тиеш. Тынны чыгарганда, кулларыгызны ычкындырыгыз, тураегыз һәм үкчәләрегезгә утырыгыз.

    БАВЫРЫГЫЗ СӘЛАМӘТМЕ?

    Авыруның башлангыч чорында, әллә ни авырту сизмәсәгез дә, кайбер билгеләр әлеге әгъзада тайпылыш булуын сөйләр.

    Һәр «юк» сүзе өчен - 1, «әйе» өчен 5 санын куегыз.

    1. Битегезнең төсе үзгәрде.
    2. Соңгы вакытта бит тиресе коры яисә, киресенчә, артык майлыга әйләнде.
    3. Күзләрнең агы бераз сары төскә керде.
    4. Битегездә карасу таплар бар яисә кантамырлар челтәрләнеп күренеп тора.
    5. Уң кабырга астында авырлык сизелә.
    6. Чәчләр тиз майлана, кавык барлыкка килә.
    7. Бетчәләрдән котылу мөмкин түгел.
    8. Майлы ризыкны ашый алмыйсыз.
    9. Телегез саргылт кунык белән капланган.
    10. Артык авырлыгыгыз бар.
    11. Ашыйсыгыз килми.
    12. Тиз арыйсыз, соңгы вакытта кызып китүчәнгә әйләндегез.
    13. Күптән түгел дарулар белән дәваландыгыз.
    14. Авызыгызда әче тәм бар.
    15. Сездә ярсынулар бар.

    Ә хәзер саннарны кушып, нәтиҗәне укыгыз.

    1 дән 15 кә кадәр. Сез дөрес тукланасыз, сәламәт тормыш рәвеше алып барасыз, күрәсең - бавырыгыз сәламәт. Алга таба да аны шундый халәттә саклагыз.

    15 тән 40 ка кадәр. Туклануыгызга, тормыш рәвешегезгә игътибарлы булмасагыз, озакламый сәламәтлегегездә җитди тайпылышлар башланырга мөмкин. Сезгә майлы ризыкларны әзрәк ашарга, тәннән утырмаларны чыгару өчен, суны күбрәк эчәргә (күп дигәндә, көнгә 1,5-2 л) һәм атнага 1-2 тапкыр мунчада юынырга (мунчада юыну тирегә чистарырга һәм бавырга төшкән йөкләнешне киметергә ярдәм итә) киңәш итәбез. Үтне кудыручы һәм бавырны чистартучы үләннәр эчеп дәваланып алу да яхшы.

    40 һәм аннан күбрәк. Бавырыгыз эшчәнлегендә тайпылышлар булуы мөмкин. Канны бавырның катлаулы аксымнарына тикшертегез һәм бавырыгызга үтәтавыш тикшеренүе узыгыз. Башка әгьзаларның эшчәнлеген дә тикшертегез. Мөмкинлекләрегездән чыгып, бавырыгызга ярдәм итәргә тырышыгыз.

    фото ic2012.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: