Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Баш өянәгеннән өйдә ничек дәваланырга?

Сылама Башны ике кул белән, маңгайдан башлап, баш артына таба ышкырга кирәк. Бәйләвеч кую Әгәр өянәк вакытында башның ярты ягы кызарып чыкса, аңа салкын суга чылатылган тукыма кисәген куярга, ә аякларны кайнар суга тыгып утырырга кирәк. Әгәр башның авырткан ягы агарып китсә, аңа кайнар суга манып алынган тукыма кисәген кую...

Сылама

Башны ике кул белән, маңгайдан башлап, баш артына таба ышкырга кирәк.

Бәйләвеч кую

Әгәр өянәк вакытында башның ярты ягы кызарып чыкса, аңа салкын суга чылатылган тукыма кисәген куярга, ә аякларны кайнар суга тыгып утырырга кирәк. Әгәр башның авырткан ягы агарып китсә, аңа кайнар суга манып алынган тукыма кисәген кую киңәш ителә.

Чөгендер һәм суган сулары

Колакка кызыл чөгендер һәм суган суына чылатылган мамык кисәген кую яхшы.

Йомырка

Чи йомырканы стаканга сытарга һәм савыт тулганчы кайнап торган сөт салып болгатырга да катнашманы эчәргә. Аны берничә көн кулланырга кирәк.

Сельд балыгы

Әгәр киеренкелек сәбәпле баш өянәге башланса, бер кисәк сельд балыгы ашап кую файдалы.

Тозлы кәбестә

Колак арты һәм чигәләргә тукыма кисәгенә төрелгән тозлы кәбестә куярга, башны сөлге белән урарга кирәк.

Су керү

Бик үк кайнар булмаган суга аякларны һәм кулларны тыгып утырырга яисә бер кайнар, бер салкын су белән коенырга кирәк.

«Юлдаш» газетасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев