«Бакчаны аллы-гөлле чәчәкләргә күмү өчен ашлама кертү генә аз», – ди Венера Газизова
Яз айлары җитү белән бакчачылар җиң сызганып эшкә алына. Тәрәзә төпләрендәге савытларга орлык төртеп, рассада үстерү, теплицаларны яңа сезонга әзерләү... Саный китсәң, эше шактый аның. Безнең районда һәвәскәр бакчачылар, үз участогында яшелчә, җиләк-җимеш үстереп бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучылар шактый. Иске Җирекле авылында яшәүче Венера Газизова да бакча эшенә чын-чынлап гашыйк...
- Тормыш иптәшем Рәдим белән без Апас якларыннан. Иске Җирекледә егерме елга якын яшибез. Күчеп килгәннән бирле бакчачылык белән шөгыльләнергә яратам, - дип Венера апа безне биләмәләренә алып кереп китә.
Ике сутыйлы теплица эченә үтү белән җылы җәйгә элләккәндәй булдым. Урамда салкынча язгы һава, ә биредә тирә-юньне күңелле яшеллеккә күмеп төрледән-төрле чәчәк, яшелчә үсентеләре үсә.
- Гадәттә, ел саен күпләп чәчәк үстерү белән шөгыльләнсәм, быел яшелчәне күбрәк чәчәргә булдым. Кризис дип шактый сөйлиләр бит. Шуңа күрә, башка еллардан аермалы буларак, бу җәйдә помидор, кыяр, кәбестәне күбрәк үстерәчәкмен, - ди хуҗабикә.
Һәр ел Венера ханымның теплицасында 200-300әр төп помидор үскән булса, быел ул аны 5 мең төпкә арттырган. Аннары, бакчачы баллы борыч, кабак, ташкабак үстерү белән дә мавыга. Үз вакытында орлык сату белән шөгыльләнгәнгә, Венера Газизова кайсы сортның нинди уңыш бирүен дә бик яхшы белә.
- Шәхсән үземә «джипси» сортлы баллы борыч ошый. Ул уңышны сезонына өчәр тапкыр бирергә сәләтле. Аннары, бакчамда җәй буе «искәндәр» сортыннан булган кабачкилар да үсә. Аларның кабыгы беркайчан да картаймый, ризыкка кулланыр өчен һәрвакыт йомшак, тәмле була, - дип серләре белән уртаклаша бакчачы.
Күптөрле роза гөлләре, петунья, хризантема, виола, күпьеллык чәчәкләр, яшелчәдән кала, Венера Нурулла кызы җимеш агачы, виктория җиләге үсентеләрен үстерергә дә өлгерә. Виктория дигәннән, Венера апа 30-35ләп сортларны үстереп сынаганнан соң, үзенә ошаган 3-4 сортны сайлап калдырган. «Әлеге сортлар күңелемә хуш килде. Җиләкләреннән хуш ис килеп тора, тәм үзлекләре дә яхшы», - ди ул. Иске Җирекле авылында яшәүчеләрнең бакчаларында үскән груша, чия, алма ише агач һәм куакларның үсентеләрен дә кайчандыр нәкъ менә Венера Газизова илнең төрле төбәкләреннән алып кайткан. Сораган кешесенә тараткан.
Әлбәттә, бакчачылык җиңел эш түгел. Матур һәм тәмле яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерү өчен вакыты да, кул көче дә, тырышлыгы да шактый кирәк. Моннан кала, чыгымы да аз түгел.
- Ике сутыйлы әлеге теплицадан кала, безнең 40 квадрат метрлы тагын бер теплицабыз бар. Аларны, әлбәттә, газ белән җылытабыз. Шуңа күрә түләве аз түгел. Ел саен теплицага йөк машинасы белән җир дә алып кайтырга туры килә. Анннары үсентеләргә мин химикатлар сибәргә яратмыйм, аларны кулланмыйм да. Тирес кертеп, табигать биргән ашлама белән үстерәм. Кирәк дип тапканда гына чәчәкләрне махсус препаратлар белән тукландырам, эшкәртәм, - ди бакчачы ханым.
Бакчачы серләре турында сүз кузгаткач, әңгәмәдәшем чын күңелдән көлеп:
- Алай шаккатмалы серләрем юк. Үз шөгылемне бик нык яратам, бөтен вакытымны шул мавыгуыма багышлыйм. Бакчачылык турында шактый китаплар укып, әлеге эшне энәсеннән җебенә кадәр белеп бар күңелемне биреп эшләгәнгә бакчамдагы һәр үсемлек шулай яхшы үсәдер дә инде. Аннары һәр тере җан иясе наз һәм игътибар сораган кебек, мин дә үстергән чәчәкләрем белән сөйләшергә, серләшергә яратам. Тырышсаң барысы да була ул. Бөтен сер шунда, - диде.
Венера Газизованың әтисе Нурулла абый заманында Чаллының «Весенний» совхозында инженер булып эшләгән. Бакчачылыкка булган кызыксыну да Венера апада әтисе йогынтысында тугандыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев