«Алсу чәчәк» салаты
Кирәк: 300 г краб таякчыклары, 2-3 помидор, 2 тырнак сарымсак, 200 г каты сыр, майонез, тәменчә тоз, борыч. Краб таякчыклары, помидорны шакмаклап турарга. Сырны эре угычтан уарга. Сарымсакны изәргә яки вак угычтан уарга. Барысын бергә кушарга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Майонез кушып болгатырга. Салатның өстен укроп белән бизәргә. Мондый салатны...
Кирәк: 300 г краб таякчыклары, 2-3 помидор, 2 тырнак сарымсак, 200 г каты сыр, майонез, тәменчә тоз, борыч.
Краб таякчыклары, помидорны шакмаклап турарга. Сырны эре угычтан уарга.
Сарымсакны изәргә яки вак угычтан уарга.
Барысын бергә кушарга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Майонез кушып болгатырга.
Салатның өстен укроп белән бизәргә.
Мондый салатны табынга бирер алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки помидорның согы бүленеп чыга. Яңа ел табынына менә дигән салат бу, дуслар! Ялларыгыз күңелле, сыйлы үтсен! Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев